21 март 2014 яңалыклары
-
Такталачык коррекцион-интернат мәктәп командасы III урын алды
Такталачык VIII төрдәге коррекцион-интернат мәктәп командасы Россиянең махсус олимпиада программасы буенча IX республика чемпионатының зона этабында катнашып, Минзәлә шәһәрендә - өстәл теннисы, Мөслим районы Тойгелде мәктәбендә мини-футбол ярышларында катнашып III урын алды.
-
“Надежда” шифаханәсенә 25 юллама
Аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга 23 марттан Мамадыш шәһәрендә "Надежда" шифаханәсенә 25 юллама бар. Ял итәргә теләге булган балаларның әти-әниләрен өстәмә мәгълүмат алу өчен 3-02-80 телефонына шалтыратуларын сорыйбыз.
-
Мошенниклар язгы ауга күчә
Нинди генә хәйлә уйлап тапмыйлар мошенниклар. Әле күптән түгел генә район җирлегендә ике хатын-кыз үзләрен Чаллы шәһәреннән, балигъ булмаган балалар комиссиясеннән, дип таныштырып, йортларга үтеп, кайларда ялгыз өлкәннәр яши, шуның турында белешеп йөрделәр. Аларның эш тәртибе: бер йортка керәләр, без шундый-шундый кешегә карата материал җыябыз (ул кешенең исем-фамилиясе уйлап чыгарылган),...
-
Кеше малына кул сузучылар арта
2013 елда елда район мәхкәмәсендә 78 жинаять эше, 956 гражданлык эше, 135 административ хокук бозу турындагы эшләр каралды. Хөкем ителүчеләр саны - 84. Зыян күрүче белән узара килешү нәтиҗәсендә 7 кешегә карата, амнистия кулланылу сәбәпле 3 кешегә карата жинаять эше туктатылды. Узган ел белән чагыштырганда, быел кеше үтерү, кешенең сәламәтлегенә...
-
Кышкы ауда балыкны эзләп табасың
15 март көнне район аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте "Нептун" балык хуҗалыгы белән берлектә "Эльдорадо" сәүдә кибете җитәкчесе Илнур Хаҗиев иганәчелегендә Әҗәкүл авылы янындагы сулыкта балыкчылар ярышы үткәрде. Матур традициягә әйләнгән бәйге быел да һәвәскәрләрне үзенә туплады. Ут күршеләребез дә үз көчләрен сынарга, хәл-әхвәл белергә чыккан иде. Мавыктыргыч шөгыль дә, табигатьтә...