24 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Җанатарлар, рәхим итегез.
Хоккей буенча Россия чемпионаты кысаларында Актанышның 1998 елгы "Лачын" командасы 25 гыйнвар көнне 17.00 сәгатьтә, 26 гыйнвар көнне 9.00 сәгатьтә Чаллы шәһәре командасы белән уйный.
-
Чүп өстенә яңгыры да өстәлә, калган эшкә кар ява
22 гыйнвар көнне Актаныш район Советының утырышлар залында эшмәкәрләр белән киңәшмә үткәрелде. Анда муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район прокуроры Рамил Аскаров, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының дәүләт инспекторы Әлфия Зиатдинова катнаштылар. Киңәшмәдә, нигездә, сүз экологияне, табигатьне саклап, әйләнә-тирәне пычратмыйча эш оештыру хакында барды. Әйткәндә гади генә кебек, ләкин...