24 февраль 2016 яңалыклары
-
25 февраль көнне Актаныш район Советының өченче чакырылыш 5 нче утырышы үткәрелә
25 нче февраль көнне Актаныш авылы, Юбилейная урамы, 17 нче йорт адресы буенча урнашкан, "Яшьлек" мәдәни үзәгендә район Советының өченче чакырылыш 5 нче утырышы үткәрелә. Башлана сәгать 10.00 да. Регистрация сәгать 9.00 да башлана.
-
Актанышта - Чаңгы юлы – 2016
Нәниләрдән өлкәннәргә кадәр 14 февраль көнне Актанышта узган "Рәсәй чаңгы юллары 2016" ярышларында 1613 кеше узышты. Иң яшь катнашучылар дип "Тылсым" балалар бакчасыннан 3 яшьлек Алия Мирзашәрипова һәм "Каенкай" балалар бакчасыннан 2 яшь ярымлык Илфат Галиуллин табылды. Иң өлкән катнашучы исә 77 яшьлек Равил Солтанов булды. "Рәсәй чаңгы юллары" илебездә...
-
Хезмәтләре хөрмәтләнде
Гомум-гамәли табибә Миләүшә Сәяф кызы Хаҗиева - Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау кәгазе, табиб-анестезиолог-реаниматолог Илдар Илгиз улы Харисов - Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау кәгазе, гомум-гамәли табибә Кадрия Әнис кызы Трегулова Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хаты, терапия бүлегенең өлкән шәфкать туташы Наилә Шәйхенур кызы Мусина - муниципаль...
-
Җылы сүз дә җанга дәва булсын (Актанышта медсовет үтте)
Узган атнада "Яшьлек" мәдәни үзәгендә медицина хезмәткәрләренең 2015 елда эшләгән эшләренә хисап, 2016 елга билгеләнәсе бурычларга багышланган киңәшмә үтте. Әлеге эшлекле сөйләшүдә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатихов, муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов катнашты. Кеше гомере. Кеше сәламәтлеге. Әлеге ике төшенчә бу...
-
Уңганнар муллыкта яши
2015 ел "Әнәк" агрофирмасы өчен авыр һәм шул ук вакытта уңышлы ел булды, дип әйтә алабыз. Хуҗалык район хуҗалыклары икътисадының 25 процент күрсәткечен тәэмин итә. - Зур уңышларга ирешүдә турыдан-туры катнашучы үзебезнең җитәкчеләргә, хезмәтчәннәребезгә, бергә кулга-кул тотынып эшләүче партнерларыбызга, ашлама, агу-химикатлар, ягулык-майлау материаллары, запас частьләр белән тәэмин итүчеләргә, транспорт хезмәте,...
-
Алабуга районында 35 машина бәрелешкән (+фотолар)
Юл-транспорт һәлакәте кичә, 23 февральдә, иртәнге якта була. Һава шартлары бозылу аркасында Татарстан юлларындагы вәзгыять тә үзгәрде. Бозлавыкта йөртүчеләр идарәне югалта һәм һәлакәтне чикләп уза алмый. Алабуга районында, мәсәлән, бер урында бер-бер артлы 35 машина бәрелешә. Чыганак: http://intertat.ru М-7 трассасында - Алабуга районының Морт авылына борылыш янында килеп чыккан әлеге...
-
Актанышта РФ Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов И.И. бүләгенә чаңгы ярышы узды (+ФОТОЛАР)
23нче февраль көнне "Бүләк" чаңгы трассасында, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, РФ Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы бүләгенә чаңгы ярышы оештырылды. Аның төп максат: спортны популярлаштыру, сәламәтлекне ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнүгә өндәү. Спортчыларны Актаныш районы башлыгы Фаил Камаев сәламләде, катнашучыларга уңышлар һәм...