24 май 2023 яңалыклары
-
Ялгыз эшләп кенә җиңүгә ирешеп булмый: йолдызнамә (24-31 май)
Эшегезгә һәм карата мөнәсәбәтегез үзгәрергә мөмкин. Тормыштан сабак алыгыз да, күңел күтәренкелеген байрак итеп алып, алга атлагыз.
-
ТАРЫ — АШКАЗАНЫНА ДӘВА
Тары ярмасына чеби боткасы дип борын җыерып карамагыз. Тары — борынгы культура, ул бодай, арыш, дөге, карабодайдан күпкә алдарак үстерелгән.
-
Аккүз мәктәбе укучылары районыбызның алдынгы һәм хөрмәтле ветераны белән очрашуга велопоходта барды
Бүген Аккүз мәктәбенең 1, 3 класс укучылары класс җитәкчеләре Айсылу Фәрит кызы Хисамова белән Михайловка авылында гомер итүче, 60 еллык эш стажы булган, Татарстанның атказанган терлекчесе, бик күп орден медальләр һәм II, III дәрәҗә Дан орденнары иясе Пугачева Антонида Ефимовна белән очрашуга бардылар. Әлеге очрашу велопоход итеп тә оештырылган иде.
-
«Әнәк» агрофирмасында хезмәт династиясе: Валерий һәм Илдус Солтановлар
«Әнәк» агрофирмасы уңганнары белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.
-
«Актаныш таңнары»на язылып, күп бүләкләр отыгыз!
Бүген «Актаныш таңнары» газетасына язылучы абунәчеләребездән мөхәрриятебез өзелеп тормый.
-
Бүген 9 сыйныфлар беренче имтиханнарын тапшырды
Быел Актаныш районы мәктәпләрендә 9 сыйныфны 337, 11 сыйныфны 76 укучы тәмамлый. Тугызынчылардан биология, тарих һәм физикадан төп дәүләт имтиханы итеп сайлаучылар бүген беренче сынауларын узды. Имтиханнар графигы «Рособрнадзор» сайтында күрсәтелгән.
-
Сезне чираттагы бәйгедә көтәбез: Яраткан артистыгыз турында языгыз
Бөтендөнья татар конгрессы “Минем яраткан артистым” бәйгесен игълан итә Бөтендөнья татар конгрессы “Минем яраткан артистым” бәйгесен игълан итә.
-
57дә парк булачакмы- Синең тавыш хәл итә!
2024 елда Актанышның 57 кварталында парк төзү планлаштырыла.
-
Актаныш технология техникумы студентлары - чемпионат җиңүчеләре
Россиякүләм «Абилимпикс 2023» бәйгесе, мөмкинлекләре чикле булган егет-кызларның һөнәри осталыкларын ачу һәм бәяләүне алмаксат итеп куя. Агымдагы елда әлеге бәйге «Мөмкинлекләргә чикләр юк!» девизы астында үтә.
-
Бүген районыбыз җитәкчелеге Менделеевскида эшлекле киңәшмәдә катнаша
Бүген Менделеевск шәһәрендә авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча семинар-киңәшмә уза.
-
Юл төзү өчен агрофирманың 34 кв. километр җирен алачаклар
Татарстан Республикасында зур юл төзелешләре бара. Аксубай районында «Аксу-Агро» агрофирмасының 34 кв. километр җирен юл төзү өчен алачаклар.
-
Минзәлә театры артистлары Такталачыкта «Тычкан баласы Мыцык маҗаралары» спектаклен күрсәтте
22 нче май көнне Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артистлары Такталачык мәктәп-интернатына килделәр.
-
Яшь юл хәрәкәте инспекторлары Түбән Камада районыбыз данын яклый
Районыбызда «Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсы узуы турында язган идек. Әлеге бәйгедә район мәктәпләре командалары арасында Актанышның икенче санлы мәктәбе укучылары беренче урынга лаек булдылар. Җиңүче «Крутые педали» командасы республикакүләм «Куркынычсыз тәгәрмәч» конкурсында катнашу хокукын алды.
-
26 майда Эшмәкәрләр ярминкәсенә рәхим итегез
Районыбызда үзаллы эшчәнлек булдырган булдыклы эшмәкәрләр, үзмәшгульләр артканнан арта. 26 май көнне алар үзләре җитештергән товарларны Эшмәкәрләр ярминкәсендә тәкъдим итәчәк.
-
Владимир Путин Минтимер Шәймиевне Андрей Первозванный ордены белән бүләкләде
Россия Президенты Владимир Путин Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне бүләкләде. Бүләкләү тантанасы Мәскәү Кремленең Екатерина залында уза.