25 февраль 2016 яңалыклары
-
АЛЛА САКЛАСЫН!!! Бала көтүче хатын-кызда "дуңгыз гриппы" ачыкланган
Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсе лаборатория тикшерү мәгълүматларына караганда, кичә шәһәрнең тагын 4 кешесенә "дуңгыз гриппы" диагнозы куелган. Авыручыларның барысы да табиблар күзәтүе астында стационарда дәвалана. Аларның иң яшенә - әле 5 кенә яшь. Аны бирегә өеннән ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәрләре китергән. Авыручылар арасында бала көтүче 32 яшьлек хатын-кыз да бар....
-
Әллә банкрот булырга инде?
2015 елның 1 октябрендә физик затларны банкрот итеп тану мөмкинлеге барлыкка килде. Әлеге закон турында белмәүчеләр дә бардыр. Бу хакта тулырак аңлатуын үтенеп, район судьясы ярдәмчесе Эльмира Авзаловага мөрәҗәгать иттек. - Эльмира Феликсовна, шәхси затлар үзләре генә үзен банкрот дип игълан итә аламы, әллә аларны башка затлар да банкрот дип...
-
Дума депутаты Актаныш турында
РФ Дәүләт Думасы депутаты, социология фәннәре докторы, КПРФ әгъзасы Виктор Пешков узган ел Актанышка килеп, районыбыз тормышы белән танышып, хезмәт урыннарында очрашулар уздырган иде. Ул быел да районыбызга килде. Виктор Пешков башта район башлыгы белән күрешеп сөйләште, аннары "Актаныш" агрофирмасында, Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында, мөхәррияттә очрашуларда катнашты. Икътисади-сәяси...
-
Актаныш кызы Мәскәүдә съездда катнашты
"Бердәм Россия" сәяси партиясенең Теләкәй башлангыч бүлекчәсе сәркатибе, сәяси совет әгъзасы Гөлнара Мусина Мәскәүдә "Бердәм Россия" партиясе съездында булып кайтты. - Гөлнара Миркасыймовна, съезд ничек узды? - Ике көн дәвам итте. Беренче көнне 10 мәйданчыкка бүлендек. Мәгариф хезмәткәре буларак, мин "Фән һәм мәгариф" мәйданчыгында эшләдем. "Бердәм Россия" партиясе әгъзаларының 360...
-
Актаныш муниципаль район Советының утырышы узды (ФОТОЛАР)
Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, "КамАЗ-"КамАЗ" лизинг компаниясе" ААҖнең сатуны үстерү һәм лизинг буенча директоры Әлфия Когогина катнашты. Бирегә шулай ук район Советы депутатлары, ТР Дәүләт Советы депутаты, Президент аппараты һәм Министрлар Кабинеты җитәкчелеге җаваплы хезмәткәрләре, ТР буенча федераль казначылык идарәсе җитәкчесе,...
-
ТР Премьер-министры урынбасары В. Г. Шәйхразыев һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Ә. Г. Когогина эш сәфәре белән Актанышка килде (ФОТОЛАР)
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, "КамАЗ-"КамАЗ" лизинг компаниясе" ААҖнең сатуны үстерү һәм лизинг буенча директоры Әлфия Когогина эш сәфәре белән Актанышыбызга килде. Аларны район башлыгы Фаил Камаев, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов каршы алып, районыбыз һәм аның кайбер социаль объектлары белән таныштырдылар....