Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби балкыш

«Әдәби марафон»ның беренче этабы башлана

Әлеге шәп марафонда гадәттә безнең райондашлар да зур активлык күрсәтә.

#ӘдәбиКөрәшнең онлайн туры 11 июльдән башлап 25 июльгә кадәр үткәреләчәк. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

2023 елгы әдәби марафоннарда катнашкан әдәбият сөючеләр арасыннан ике яшь категориясендә (яшьләр һәм өлкәннәр) уналтышар финалист сайлап алыначак. Әлеге финалистлар аннары Әдәби Сабан туенда катнашачак.

Әдәби көрәшнең II этабы 11 августта Апас районында үткәреләчәк. Һәр яшь категориясендә хөкемдарлар (Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары) тарафыннан җиңүчеләр билгеләнә: 16 финалисттан — 8, 8 финалисттан — 4, ә 4 финалист арасыннан гран-при, I, II һәм III урыннар сайлап алына.

Катнашу кагыйдәләре белән әлеге сылтама аша үтеп танышырга була.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев