Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби балкыш

«Агыйдел дулкыннары»на сәнгатькә, мәдәнияткә гашыйк райондашыбыз кушылды

«Агыйдел дулкыннары» әдәби берләшмәсе яңа иҗатчылар белән байый тора. Алар янына әле генә сәнгатькә, мәдәнияткә гашыйк райондашыбыз Дәнисә Хәйдәрова килеп кушылды. Ял көннәрегездә вакыт табып Дәнисәнең шигырьләрен укып алыгыз әле.

Зәмһәрир салкын кышларга
Тагын кердек,иншаллаһ!
Ел артыннан еллар уза-
Калып булмый тышаулап...

Зарланабыз,курылабыз,
Салкын дибез,өшибез...
Өйгә кайтып җылынабыз-
Бик бәхетле кеше без...

Сугыш кырларына китеп,
Суыкларда,салкында...
Нишлиләр соң,улларыбыз
Ут эчендә,ялкында?!...

Җылы ризык,җылы урын,
Төшләренә керәдер...
Төш күрергә йокы бармы?-
Тик үзләре беләдер...

Без зарланып утырганда,
Янда снаряд шартлыйдыр...
Газизларнең исәнлеген-
Белмәгәннәр шактыйдыр...

Киек каз юллары белән,
Кайтыгыз җанкайларым!!!
Бер дә юкка,гаепсезгә
Кемгәдер кирәк булганга-
Коела канкайлары....

Тынычлык сорыйк ходайдан,
Кемгә кирәк бу сугыш?!!!
Бронижилетларын салып,
Алсыннар тирән сулыш!

Кайтсыннар үз гайләсенә,
Җылы,назлы өйләргә!
Язсын ходай,һәрберсенә
Шундый рәхәт яшәүләре,-
Үз гаиләмдә дияргә!

Ике күршенең тормышын
Ходай озак күзәтте...
Берсе нидер эшләгәндә-
Икенчесе нервыланып
Тәмәкесен күрәтте...

Ике күршенең тормышын
Ходай бик сак күзәтте...
Яхшы машинада чыжлап
Үтеп китүче күршегә-
Арттан йодрык күрсәтте.

Ике күршене бер ходай
Һаман-һаман кисәтте...
Икесенә бүлеп биреп
Тормыш авырлыгының
Ачы җилен иснәтте...

Ике күрше һаман сыймый,
Берсен-берсе этәрә...
Ике катлы өе җитми,
Кабат-кабат тырышып-
Өченчесен күтәрә...

Күршеләргә барбер җитми,
Талашалар җир өчен...
Һәрберсе үзенчә дөрес-
Ләкин алар аңламыйлар,
Бер ходайдагы көчне!

Ике күрше кычкырыша:
Җир-безнеке,безнеке!
Ә җир шунда пышылдады:
Күпме генә тырышмагыз-
Сез-барыбер минеке!!!

Исән чакта комсыз булмыйк!
Киткәч...берни кирәкми!
Куган байлык,калган саулык
Булган җирнен-киткән җирдә-
Һич артыгы эләкми!!!

****************************************

Бик кыйммәтле хәзер дөнья,
Без яшибез шундый заманда.
Калышмыйбыз,бирешмибез-
Тырышабыз әле,һаман да...

Көннән-көн үсә бәяләр,
Арзанракны эзләп чабасың...
Әрҗә-әрҗә төяп җыясың-
Уйламыйча аның чамасын.

Төнлә куркып күзең ачасың
Юрганыңа кереп качасың...
Дөнья хәлен белеп булмый,
Күрсәтмәсен диеп,ачысын...

Их,рәхәт иде,яшәүләре...
Тик,озакка гына бармады...
Алда яхшы булыр әле дигән,
Бер өмет тә хәзер калмады...

Кеше кырыла,чутсыз,аяусыз
Әле чире,әле сугышы...
Бүген кеше исән,тик беләлми,
Кайчан ала соңгы сулышын...

Нәрсә көтә безне,балаларны?!
Киләчәккә юллар караңгы...
Әкрен генә безне упкын "йота"
Томаннарга урап,каралып...

 

***************************************

 

Ике гашыйк бергә йөрәкләрен
Пар итәлми,соңга калганнар...
Аерылган юллар,алда еллар...
Һаман каплый юлны томаннар...

Узәкләрне өзеп сагынулар
Тынгый бирми ике йөрәккә
Араларда үтә алмас упкын-
Бик кызганыч шунсы,бигрәк тә

Колач җәеп,алга барып булмый
Көчле давыл исә каршыга...
Куып тотып булмый җилләрне дә
Ул да давыл кебек ашыга...

Давылларны җиңеп,җилне үтеп
Ике йөрәк бергә кавышсын
Ай нурлары ике яшь йөрәккә
Нурлар сибеп таңга авышсын

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев