Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби балкыш

Әниләр көне алдыннан Фәймә Зәйнуллинаның «Дөнья ямьле булсын өчен Әни кирәк» китабын тәкъдим иттеләр

Тиздән Әниләр көне. Әлеге мөһим бәйрәм алдыннан район үзәк китапханәсендә Фәймә Зәйнуллинаның «Дөнья ямьле булсын өчен Әни кирәк» китабын тәкъдим итү кичәсе булды.

Лаеклы ялдагы укытучы, Татарстанның атказанган укытучысы Фәймә Фазулла кызының шигырьләре тупланган китап белән беренче булып Актанышның беренче санлы мәктәбе укучылары танышты.

Кичәдә "Агыйдел дулкыннары" әдәби берләшмәсе әгъзалары да катнашты. 

Дөньядагы иң кадерле кешеләргә багышланган иҗат эшләре белән таныштыруны китапханәче Фәндия Гайнанова оештырды. 

 Яраткан шагыйрәбез белән әңгәмәбез тиздән сайтыбызда дөнья күрәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев