Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби балкыш

Ләйләнең кояштай нурлы шигърияте: Яшь авторларыбыз үсә

Укуда алдынгы, җәмәгать эшләрендә башлап йөрүче, иҗади конкурс-бәйгеләрдә һәм спорт ярышларында беренчелекне бирмәгән кызлар-малайлар — «Актаныш-информ»ның иң якын дуслары!

Алар хакында бездә ничәмә дистәләп материаллар басылды, кызыклы итеп алар үзләре укыган мәктәп тормышы белән таныштырдылар, ирешелгән уңышлары һәм киләчәккә уй-хыяллары белән уртаклаштылар.


Нәфис сүзгә, каләм тибрәтү сәләтенә оста яшь буын аеруча күп Актаныш төбәгендә. Күптән түгел иҗат төркемебез Актаныш районының Пучы җирлегендә булды. Яшь иҗатчы, мәктәп укучысы Ләйлә Нуриеваның әдәби-музыкаль кичәсен тамаша кылдык. Аның шигырьләреннән торган «Хисләр ташкыны» исемле китап та нәшер ителгән икән. Ул Актаныш типографиясендә дөнья күргән. Китапны аңа 1нче сентябрь бәйрәменә бүләк итеп укытучысы Гөлназ Муллагалиева 2 данә итеп бастырган. Пучы якларыннан актив хәбәрчеләребез, даими авторларыбыз хәтсез булса да, Ләйлә хакында бик хәбәрдар түгел идем әле. Белсәгез, ул шулкадәр талантлы бала. Шигырьләре дә камиллек белән язылган. Әдипләребез дә уңай бәя биргән. 


Әдәби кичә урындагы мәдәнят үзәгендә гамәлләштерелгән иде. Фойедан ук тамашачыларны игътибарны җәлеп итәрлек күргәзмәләр каршы алды. Биредә Ләйләнең, аның остазы булып торган туган тел укытучысы Гөлназ Муллагалиеваның да казанышлары белән танышып булды. Кичәгә мәртәбәле кунаклар буларак Яр Чаллы шәһәренең «Көмеш кыңгырау» газетасыннан коллегаларыбыз, Татарстанның Журналистлар һәм Язучылар (2006) берлекләре әгъзасы. Саҗидә Сөләйманова (2016) һәм Илдар Юзеев (2022, 2023) исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Ситдыйкова, районның социаль һәм агарту бүлеге мөдире Назил Латыйпов, Актаныштан күренекле әдип, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Мөхәммәт Мирза, мөхәрриятебез каршында эшләп килүче «Агыйдел дулкыннары» әдәби иҗат беләшмәсе җитәкчесе, җирле шагыйрә Лилия Гыйлем, үзәк яңа буын китапханәсе һәм мәгариф идарәсе вәкилләре чакырылган иде.


Әдәби-мәдәни кичәне мәдәният учагының художество җитәкчесе Регина Фәтхетдинова һәм Пучы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты мөгаллимәсе Гөлназ Муллагалиева алып бардылар. Шигърият дулкынында Ләйләнең төрле темага иҗат ителгән, төрле стильдәге поэзиясен тыңладык. Әйтергә кирәк, поэтикасы бик матур, сатиралы да, шаяны да бар! Яшь шагыйрә бик үрнәк гаиләдә тәрбияләнә икән. Дәү әнисе Әлфия ханым Нуриева — абруйлы шәхес, педагогика ветераны. Ул исә үз чыгышында: оныкларын ничек тәрбияли икәнен дә билгеләп үтте. Ул хәтта ки алар арасында мавыктыргыч бәйгеләр дә оештыра. Милләт гимны булган «Туган тел»не яттан сөйләү, догалар ятлау һ.б. тематик конкурсларда оныклары тырышып катнаша икән. Бу гаилә бәйгеләрен Ләйләнең дәү әтисе дә үткәрүендә билгеләде ул. Хәзер менә уйлап карагыз, шундый илһамлы, үрнәк гаиләдә үскән кыз балага ничек инде иҗатка тартылмаска?!


Чарага Мөслим ягыннан танылган язучы Лилия Сәдриева да килгән. Ул да яшь иҗатчыны тәбрикләде, көнүзәк шигъри гөлләмәләрен сөйләде. Кичә җыр-моңнар, «Шатлык» балалар ансамбленең дәрт-дәрманлы биюләре белән үрелде. 


Районыбызда сәләтле балалар бик күп. Алар, мәктәптә белем алуларыннан тыш, төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнеп, үзләренең осталыкларын камилләштерә. Бу тырышлыкның нәтиҗәсе исә — олы сәхнәләрдә тамашачылар каршында чыгыш ясау. Биредә дә Ләйләнең сабакташлары үзләренең шигъри тәлгәшләрен ишеттерделәр. Алар сафында күпчелек кызлар булса да, бер-ике малай да күренде.


Ахырдан Ләйләбез алга таба да әдәби балкышлы булырга ышандырды, уй-хыяллары белән уртаклашты. Ә без исә бәрәкәтле Актаныш төбәгендә — әдипләр илендә яңа автор, яшь җилкенчәк булган йолдыз кабынуына шатланып кайтыр юлга кузгалдык. Киләчәктә безнең «Актаныш-информ» редакциясенең дә даими авторы, яшь хәбәрчесе бул, Ләйлә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев