Актаныш

Актаныш эшмәкәрләре яңа мәйданда

Актаныш базары янында тезелеп киткән яңа сәүдә рәтләрен күрми калмагансыздыр. Актаныш эшмәкәрләре заманча киоскларда сату итәчәк.

Биредә узган ел ук эшмәкәр Инзилә Вәлиева чәчәкләр сатуны оештырып җибәргән иде. Кечкенә булса да, уңайлы, җылы киоск-кибетләр хәзер тулы бер сәүдә рәтен тәшкил итә. Фаст-фуд сатучы берничә ноктадан тыш чәчтараш та шундый мобиль киоскка урнашачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: