Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Деловые новости

“Актаныш” сәнәгать паркының резиденты “Актаныш агрегат заводы” ел ахырына 1 млрд. сумлык деталь җитештерәчәк

Татарстан Республкасы Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә Актаныш агрегат заводының киләчәк потенциалы белән танышты.

Агымдагы елның беренче ярты еллыгында Актаныш районы сәнәгать предприятиеләре тарафыннан җитештерелгән продукция күләме 2 млрд. 910 млн. сум тәшкил итте. Ел нәтиҗәләре буенча 4 млрд. сум булыр дип фаразлана.

     Сәнәгать структурасында иң зур өлеш нефть чыгару тармагына туры килә, шулай ук районның җитештерү потенциалын үстерүгә машина төзелеше, эшкәртү сәнәгате предприятиеләре үз өлешләрен кертәләр.  2021 нче елда сәнәгать җитештерүе индексы 101% күләмендә көтелә.


        Агымдагы елда, Актаныш агрегат заводы КамАЗ автомобильләре өчен җитештерелгән запас детальләр ассортиментын 50 дән 90 га кадәр җиткерде.

Реклама

Шулай ук, быелдан йөк машиналарына арткы күпер механизмы узелын җитештерә башлады. Бүгенге көндә биредә 115 кеше эшли. Ел ахырына, оешма акча керемен  1 млрд. сумга җиткерү бурычын куя. 


         Агымдагы елда “Актаныш” сәнәгать паркының мәйданы кинәйтелгәннән соң, “Актаныш агрегат заводы” биредә резидент булып теркәлде.

Модернизацияләнгән производстводан тыш, яңа җитештерү объектларын сафка бастыру планлаштырыла, бүгенге көндә 50 млн. сумлык инвестиция җәлеп итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев