Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Деловые новости

Актаныш укучыларын яңартылган "Яшьлек"тә “Хакатон- “Tatar Neck” проектында көтәбез!

2022 ел Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Актаныш муниципаль районында әлеге уңайдан күпсанлы проектларны тормышка ашыру планлаштырыла. Район Башкарма комитетының информатизация бүлеге җитәкчесе Аяз Сәрвәровка да соравым шул хакта иде.

           Зур күләмле чараларның берсе- мәктәп укучылары арасында “Хакатон- “Tatar Neck” проекты.

 

- “Хакатон- “Tatar Neck” чарасын 18 февраль көнне Казан IT-паркы белән берлектә яңартылган “Яшьлек" яшьләр үзәгендә уздырачакбыз. 


    -    Нәрсә ул "Хакатон"?


-    Хакатон вакытында яшь программистлар берничә командага бүленеп, бергә нинди дә булса проблеманы чикләнгән вакыт эчендә хәл итәләр. Безнең район очрагында, чын хакатоннан аермалы буларак, 6-11 сыныф укучылары катнашачак. Биремнәр дә алар өчен җайлаштырылган. Алар район тормышында, төрле өлкәдәге проблемаларны табып, халыкка цифрлаштырып, җиңеләйтү юлларын күрсәтәчәкләр. Җиңүче проектларны ел дәвамында Казанның IT-паркы һәм районыбыз башлыгы Энгель Фәттахов ярдәме белән чынга ашырылачак. 
Хакатонда һәр мәктәптән 1 укытучы һәм 5 укучыдан торган команда катнашачак. Җиңүче командалар район администрациясе һәм Казан IT-паркы исеменнән акчалата бүләкләр һәм сертификатларга лаек булачак. 

 

 

           Башкарма комитетның информатизация бүлеге җитәкчесе Аяз Сәрвәровка сорауларыгыз бар икән, 3-44-15 телефоны аша шалтыратып белешә аласыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев