Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Деловые новости

АЛМАЗ НУРЛЫЕВ: ТР Эшмәкәрлекне үстерү фонды ташламалы кредитлар алырга ярдәм итә

Татарстан Республикасының Эшмәкәрлекне үстерү фондының райондагы вәкиле Алмаз Нурлыев пандемия вакытында эшмәкәрләр файдалана ала торган финанс мөмкинлекләре турында аңлатты.

 

         -    Дәүләт эшмәкәрләргә елга 3 процент белән  “ФОТ- 3.0” дип аталган кредит бирә башлады. Әлеге ташламалы кредитны Россиянең 15 банкы гамәлгә куя. Актанышта “Россельхозбанк», “Ак Барс Банк” һәм Саклык банкыннан алырга була. 18 айга кадәр елга 3 процентлы кредитны алуның төп шарты- оешмадагы хезмәткәрләрнең, эшчеләрнең санын саклап калу. Беренче 6 айда түләү юк, соңгы 12 айда төгәл өлешләп түләп бетерелергә тиеш. “ФОТ- 3.0” кредиты пандемиядән аеруча зыян күргән эшмәкәрләр, оешмаларга тәкъдим ителә. Кредит бер хезмәткәргә, формула буенча исәпләгәч, 150 мең сум чыга, 10 хезмәткәр булса 1,5 миллион сум акчага дәгъва итә аласыз. 
 

           1 ноябрьдән ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды шәхси эшмәкәрләргә, җаваплылылыгы чикләнгән җәмгыятьләргә 2 елга исәпләнгән 1 процентлы кредит бирә башлады. Шунысы бар: фондның микрофинанс продукты үзмәшгульләргә каралмаган. 
 

Поручитель белән һәм залог салып 300 мең сум алырга мөмкин. Тагын бер яңалык- эшмәкәрләргә 200 мең сумга кадәр 1 процентлы кредит бирелә башлады, поручитель, залог соралмый. “Корылык”, “Үзмәшгуль” программасы белән дә финанс хәлегезне яхшырта аласыз. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев