Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Деловые новости

Бүген- нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне

Актаныш районынында җирлекнең үсешенә зур йогынты ясаучы 3 нефть компаниясе – “ОЙЛЭКТ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, “Татнефть” ачык акционерлык җәмгыятенең “Азнакайнефть” филиалы, “ТатРИТЭКНефть” компанияләре эшли.

Кара алтын табучыларның һөнәри бәйрәме сентябрьнең беренче шимбәсендә билгеләп үтелә. Республикакүләм нефтьчеләр бәйрәме Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Әлмәт шәһәрендә уза. 
 
Узган ел Актаныш районындагы 254 скважинадан барлыгы 480 мең тонна нефть чыгарылды. Нефть компанияларе район бюджетына саллы өлеш кертә, 2020 елда алардан 28 млн. сум салым алынган. Моннан тыш “Татнефть” АҖ аша “Лачын” боз- спорт сараен ремонтлауга 20 млн. сум, Мари Сукысуы авылында су челтәрен яңартуга 10 млн.сум, чистарту корылмалары проектына 9 млн. сумлык акчалата ярдәм күрсәтелде.

Социаль мәсъәләләрне хәл итүдә, районда төрле чаралар уздыруда (район Сабан туе, “Алдынгылар җыены” һ. б) аларның ярдәмен тоябыз. “Татнефть” оешмасы ярдәме белән Татар Суыксуы авылын әйләнеп үтү юлы салынды, МНКТ оешмасы 2 санлы балалар бакчасына ремонт үткәрүгә ярдәм итте. 
2020 елда үзебездә җитештерелгән продукция 3 млрд 898 млн. сум булды. Иң күләмле инвестицияләр “Кече нефть компаниясе”нә туры килә, алар 2020 елда төп капиталга 703 млн.сумлык инвестицияләр җәлеп иткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев