Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Деловые новости

Бүген төзүчеләр көне: Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов барлык төзүчеләрне бәйрәм белән котлый

Хөрмәтле район төзелеш тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез –Төзүчеләр көне белән ихластан тәбрик итәм!

Төзелеш тармагының торышы төбәкнең икътисади дәрәҗәсен билгели. Матур биналар, яр буйлары, спорт объектлары артында иң мөһим, катлаулы һәм киеренке һөнәрләрнең берсе тора. Сезнең хезмәт һәркемнең күз алдында. Ул үзенә бер төрле иҗтимагый мәгънәгә ия. Районның социаль инфраструктурасын ныгыту һәм икътисадның тотрыклы үсеше төзелеш тармагы белгечләре эшчәнлегенә бәйле. Сезнең ярдәм белән районыбыз көннән-көн матурая, үсеш ала. Без торак төзелеше буенча берничә ел инде республикада лидерлар арасында торабыз. Һәм бүген дә сез актанышлыларның яңа уңайлы торак һәм ышанычлы социаль объектлар турындагы хыялларын тормышка ашырасыз. 
Сезнең хезмәт нәтиҗәсе районыбыз халкының иминлеген, аларның лаеклы тормышын тәэмин итә. Төзүчеләрнең хезмәт җимешләре ничәмә ничә буынга хезмәт итәчәк. 
Бәйрәм көнегездә сезгә тырыш хезмәтегез, эшегезгә җаваплы каравыгыз өчен олы рәхмәтемне җиткерәм. 
Барыгызга да нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, эшегездә уңышлар, яңа үрләр яулавыгызны телим. 
 
Энгель Фәттахов, Актаныш муниципаль район башлыгы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев