Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Деловые новости

Быел Әнәк авылына 6500 турист килгән

Әнәк- Беренче президентыбыз Минтимер Шәймиевнең туган авылы.

            Биредә аның әтисе Шәрип Шәймиевнең музей-йорты урнашкан. 2020 елда Әнәктә Татарстанның беренче Президенты, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиевкә бюст һәм “Бабайда кунакта” ял паркы ачылганнан соң туристлар саны бермә-бер арткан. Бу хакта Пучы авыл башлыгы Нияз Нуретдинов Әнәктә Җәмәгать үзәгендә картиналар галереясы ачылышында хәбәр итте. 


-    Әле ел тәмамланмады, әмма Әнәк авылында 6500 турист экскурсияләрдә булып киткән инде. Узган ел бу сан 3500 генә иде. Димәк, халык арасында Әнәк туристик авыл булып танылып килә. Безнең авылда Чаллы рәссамнарының картиналар галереясы ачылу зур вакыйга, зур бүләк. Тарих белән, күренекле шәхесләр белән кызыксыну арта тора. Туристларыбызга тагын бер күрсәтү ноктасы булды- сәнгать әсәрләре белән танышу аларның сәяхәтен тагын да тулыландырып җибәрер. Пучы балалар иҗат үзәгендә элегрәк рәсем ясау буенча сыйныф бар иде. Соңгы елларда бу эш тукталыбрак тора. Алдагы уку елында сәнгать мәктәбе белән берлектә бу юнәлештә  эшебезне җанландырып җитбәрербез дип уйлыйм . Сезнең талантлы. профессиональ каләмегез тудырган картиналарыгыз балаларны да тагын да илһамландырыр, аларга сәләтләрен үстерергә өлге булыр, - диде Нияз Зәйнетдин улы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев