Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Деловые новости

Елның теләсә кайсы вакытында кемнәрнең пенсия арттыру хокукына ия булуын аңлаттылар

Пенсия фондында аңлатуларынча, 80 яшькә җитүчеләр, Төньякта эшләүчеләр яки эштән туктаучыларның пенсияләре елның теләсә кайсы вакытында арта ала.

80 яшькә җитүчеләр, Төньякта эшләүчеләр яки эштән туктаучыларның пенсияләре елның теләсә кайсы вакытында арта ала. Бу хакта Россия Пенсия фонды сайтына нигезләнеп РИА Новости яза.

«Пенсионерга 80 яшь тулгач, түләү арта», — дип аңлаттылар Россия Пенсия фондында. Пенсия фондында әйтүләренчә, әлеге категория гражданнарга өстәмә түләүләр автомат рәвештә билгеләнә, аның өчен бернинди гариза да язарга кирәк түгел.

«Әгәр эшләүче пенсионерның төньякта стажы була икән, аңа да өстәмә түләүләр билгеләнә», — дип билгеләп үттеләр ведомствода. Бу очракта Пенсия фондына эшләүне раслый торган документлар һәм гариза бирергә кирәк. Акча яңа айдан күчерелә башлаячак, диелә ведомство хәбәрендә.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/society/23-09-2021/elny-tel-s-kaysy-vakytynda-kemn-rne-pensiya-arttyru-hokukyna-iya-buluyn-a-lattylar-5838785

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев