Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Деловые новости

#АктанышҮткәннәнКиләчәккә: "Гаилә архивыңны тапшыр!" бәйгесендә җиңүчеләр акчалата бүләкләнәчәк

Бүген, 10 март Россиядә архивлар көне. Архив хезмәткәрләрен, оешмалардагы эш башкаручыларны, архив эшен алып баручы хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз.

             Актаныш районы архивына 1936 елда нигез салына. 2017 елдан район архивының үз бинасы бар.  Биредә документларны кабул итү, саклау өчен барлык шартлар тудырылган. Район архивында 37 мең документ исәпләнә. Шуларның 23 меңе гомерлеккә саклана торган документлар. Архив хезмәткәрләренең максаты- документларны туплау, саклау, тарихны барлап яшь буынга тапшыру.

               Район архивы җитәкчесе Айгөл Галимьянова яшь буынны архив бүлеге эшчәнлеге белән таныштыру өчен төрле чараларга тартабыз ди. Әле генә яңа бәйге игълан ителгән. "Гаилә архивыңны тапшыр!" дип атала ул: 

-  Һәр гаиләнең кызыклы фотосурәтләре бардыр, кайберәләрне өйләрендә иске китаплар, иске документлар сакланадыр. Безгә шушы ядкарьләрне тапшырып конкурста катнашыгыз. Иң кызыклы һәм әһәмиятле документлар Татарстан Республикасы Дәүләт архивы фондына тапшырылачак. Муниципаль этапта җиңгән документлар Дәүләт архивына җибәрелә. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр  дә каралган,-дип, райондашларны конкурста катнашырга чакырды.

 

    Быел "Актаныш таңнары" газетасының олуг юбилее- 90 еллыгы. Газетага кагылышлы документлар, иске газеталар да архивта саклана. Фондта 1945 елгы газеталар бар. Документлар арасында газетага тегелгән делоларга да тап була архивчылар. Латин һәм гарәп хәрефләре белән чыгарылган газеталар тарихи кыйммәтле экспонатлар. 

         Халык архив фондына әледән -әле яңа ядкарьләр китереп тора. Яңа гына кызыклы фотоальбом тапшыралар. Фотосурәтләр арасында бик истәлеклесе, республикакүләм танылган шәхесләр төшерелгәне дә бар. 1980 елда Актанышта агросәнәгать юнәлеше буенча республика семинары узган. Әлеге фотоны Айгөл Рәдис кызы безгә дә күрсәтте.

          Архивчылар үзләре дә төрле бәйгеләрдә катнашып грантлар оталар. Планетар сканер шундый грант нигезендә алынган бик файдалы җиһаз. Планетар сканер райондашлар китергән истәлекле фотоларның электрон күчермәсен сыйфатлы итеп алырга мөмкинлек бирә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев