Актаныш

КӨНҮЗӘК:Бүген Актанышта Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адел Мөбарәкшин булды

Актаныш муниципаль районы хакимияты бинасының кече утырышлар залында Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адел Рафик улы Мөбарәкшин шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте.

Актаныш халкы үзләрен борчыган төрле сорауларны бирде, җаваплар яңгырады, мәсьәләләрнең хәл итү юллары тәкъдим ителде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: