Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Деловые новости

Оперштаб эшләми торган көннәрдә балалар бакчалары, уку йортлары эш тәртибен аңлатты

Татарстанда, коронавирус аркасында 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган ял көннәрендә, балалар бакчалары һәм мәктәп яны лагерьлары эшне дәвам итәчәк.

Татарстанда, коронавирус аркасында 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган ял көннәрендә, балалар бакчалары һәм мәктәп яны лагерьлары эшне дәвам итәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева сөйләде.

«Бу чор дәвамында кайбер предприятиеләр һәм учреждениеләр: өзлексез цикл предприятиеләре, республиканың тормыш-көнкүрешен тәэмин итә торган оешмалар үз эшләрен башкарачак. Алар эшчәнлекләре  зарурлыгы аркасында бу көннәрдә ял итә алмый. Шуңа бәйле рәвештә, эшләүчеләр өчен төрле дәрәҗәдәге белем бирү оешмалары эшенә ихтыяҗ бар», — диде спикер.

Шулай итеп, балалар бакчалары эшләми торган ял көннәрендә үз эшен дәвам итәчәк. ТР Яшьләр эшләре министрлыгы линиясе буенча эшли торган мәктәп яны лагерьлары һәм балалар ял итү урыннары ачылды.

Югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары студентлары укуларын дәвам итәчәк, әмма керү юлында, хәзерге кебек, мәҗбүри рәвештә температураны үлчәячәкләр. Әгәр дә Covid-19 диагнозы яки авыру симптомнары була калса, авыру студент һәм аның белән элемтәгә кергән затлар үз изоляциягә (билгеле, уку дистанцион була) җибәреләчәк.

Моннан тыш, барлык белем бирү учреждениеләрендә дәресләр вакытында дезинфекция үткәрелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев