Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Деловые новости

РФ ДӘҮЛӘТ ХЕЗМӘТЛӘРЕ: Электрон хезмәт акчаны да, вакытны да янга калдыра

РФ Дәүләт хезмәтләре порталында https://www.gosuslugi.ru/ Актаныш районы башкарма комитеты тарафыннан күрсәтелә торган хезмәтләрнең саны 1 июльдән башлап 31гә җитте.

         Башкарма комитетның Инфраструктур үсеш бүлегенә гражданнардан мөрәҗәгатьләр аеруча күп килә. Элек чиновник бүлмәләрендә генә хәл ителә торган өй салу, җир кишәрлеге алу, кишәрлекне сатып алу яки арендага алу кебек үтенечләр белән күпфункцияле үзәккә, хакимият органнарына барырга, каядыр чират торырга кирәк түгел. Районда яшәмәсәң дә җир алу турындагы гаризаңны электрон рәвештә кулдагы телефоннан, компьютердан яза аласың.  Белгечләр документларны электрон кабул итә, документларга электрон санлы имзалар салына. Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева әйтүенә караганда, элек хуҗалыкка су кертү өчен 10 структурадан рөхсәт кәгазе алырга кирәк булса, хәзер бу хезмәтләр барысы да электронлаштырылган, ягъни дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән. Санаулы минутлар эчендә гаризаны бирәсең, тиешле вакыт эчендә гариза уңай хәл ителергә тиеш, эш барышы тоткарлана икән, белгеч штрафка тартыла. 
     Инфраструктур үсеш бүлеге 17 төр хезмәтне электронлаштырса, җир алу, җир алу килешүен үзгәртү, торакның функциясен  үзгәртү кебек эшләрне башкара торган Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы 10 төр хезмәтне онлайн башкара.  
      Мәгариф юнәлешендә дә бер электрон хезмәт гамәлгә керде: баланы мәктәпкә укырга бирү турында гариза электрон кабул ителә. Шулай ук архив бүлегеннән белешмәне дә  дәүләт хезмәтләре порталыннан алырга мөмкин.
 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев