Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Деловые новости

Россия Хөкүмәте дәүләт органнарының кайсы социаль челтәрләрдә эшләргә тиешлеген билгеләде

Дәүләт һәм җирле үзидарә органнары «Одноклассники» һәм «Вконтакте» социаль челтәрләрендә үз сәхифәләрен алып барырга тиеш. Россия Хөкүмәте шул чакта карар чыгарды. Аны Премьер-министр Михаил Мишустин имзалады.

Әлеге карар бу елның 1 декабрендә үз көченә керә. Рөхсәт ителгән ике ресурста — «Одноклассники» һәм «Вконтакте»да рәсми органнарның эшчәнлеге турында мәгълүмат урнаштырылырга тиеш.

— Аерым алганда сүз уздырыла торган чаралар турында хисап, актуаль мәсьәләләр буенча аңлатмалар, электрон почта адресы һәм телефон номерларын урнаштыру турында бара, — дип хәбәр ителә Россия Хөкүмәте сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев