Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Деловые новости

Яшьләр торак конкурсы – 2021: 20 сентябрьдә ташламалы шартларда фатирлар сатып алуга гаризалар алу төгәлләнә

Социаль ипотека программасы буенча ташламалы шартларда торак алуга яшьләр сәясәте лидерлары арасында конкурс дәвам итә.

Конкурс Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы тарафыннан үткәрелә. 
 
Яшьләр торак конкурсы - 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр булган яшьләргә социаль ипотека шартларында үз фатирларын сатып алу өчен уникаль мөмкинлек. 
 
 Конкурста яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру, Татарстан Республикасы яшьләре белән эшләү өлкәсендә түбәндәге юнәлешләрдә хезмәт эшчәнлеген һәм иҗтимагый эшчәнлекне башкаручы яшь белгечләр катнаша ала: 
 
Иҗтимагый оешмалар активистлары; 
 
- Татарстанның яшьләр сәясәте, студентлар үзидарәләре һәм иҗат берләшмәләре проектларында катнашучылар; 
 
 - Сәнәгать предприятиеләрендә һәм оешмаларда, шул исәптән дәүләтнеке булмаган, коммерциячел оешмаларда яшьләр белән эшләү буенча белгечләр; 
 
- Белем бирү учреждениеләренең яшь укытучылары һәм яшьләр белән эшләү буенча хезмәткәрләр; 
 
Конкурсның өстенлеге һәм үзенчәлеге шунда: ташламалы шартларда үз торагын сатып алуда гаилә кормаган яшьләр дә катнаша ала. 
 
 Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Конкурста җиңгәннән соң, фатир сайлау һәм торак алу хокукын бирә торган кертемнең күләме фатирның гомуми хакыннан нибары 10% тәшкил итә. 
 
2021 елгы Конкурсның яңалыгы - теләсә кайсы мобиль җайланмадан һәм шәхси компьютердан https://inlnk.ru/3ZXow сылтамасы буенча кереп, онлайн форматта беренчел заявканы бирү мөмкинлеге.
[Ссылка]
Электронная заявка для участия в Молодежном жилищном конкурсе Республики Татарстан - 2021
https://inlnk.ru/3ZXow

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев