Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Татарстанда «Экология» проекты кысаларында башкарылачак урман торгызуда Югары Богады питомнигында үстерелгән үсентеләрне файдаланачаклар

2022 елда Татарстан Республикасында 3,6 мең га мәйданда урманнарны яңадан торгызу планлаштырыла, ул «Экология» милли проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проекты кысаларында башкарылачак.

             Шулардан 1,4 мең гектар мәйданда урман культуралары утырту, 2,1 мең гектар мәйданда табигый урманнарны торгызу, 4 гектар катнаш урманнарны яңадан аякка бастыру һәм 104 га мәйданда урман үрчетү эшләре башкарылачак. 
            Шулай ук урман тармагы белгечләре тарафыннан 13,5 мең гектар мәйданда урман культураларын агротехник яктан тәрбияләү, 21 гектар базислы урман питомникларында орлык чәчү эшләре башкарылачак. 
             «Республиканың урман фондында урманнарны торгызу эшләрен сыйфатлы башкаруны тәэмин итү 2022 елда безнең төп бурычларыбызның берсе”, - дип билгеләп үтте ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров.
            Минзәлә урманчылыгына караган Актаныш бүлекчәсенең Югары Богады авылындагы питомник җитәкчесе Альберт Гардиханов районда бу уңайдан алып барылган эшчәнлекне тагы да җәелдереләчәген әйтте.
          Урман янына терәлеп урнашкан Югары Богадыдагы питомник-бакча 3, 5 гектар мәйданны били. Биредә нарат, чыршы, каен, карагай, тирәк үсентеләре санын арттыру күздә тотыла. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев