Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Актанышны яшь үсентеләр бизи

Актанышның матурлыгына, чисталыгына сокланмаган кеше юктыр. Аның яшеллеккә күмелеп утыруы да, чиста һава сулавыбызга бер ишарә. Тирә-якны яшелләндерүне күбәйтү максатыннан ел саен районда шактый күләмдә агачлар утыртыла. Әлеге хәрәкәт быел да дәвам итә. Актаныш авыл җирлеге башкарма комитет җитәкчесе Альберт Тимеровның инициативасы белән әлеге көздә 3 мең төп агач утырту...

Актанышның матурлыгына, чисталыгына сокланмаган кеше юктыр. Аның яшеллеккә күмелеп утыруы да, чиста һава сулавыбызга бер ишарә. Тирә-якны яшелләндерүне күбәйтү максатыннан ел саен районда шактый күләмдә агачлар утыртыла. Әлеге хәрәкәт быел да дәвам итә.
Актаныш авыл җирлеге башкарма комитет җитәкчесе Альберт Тимеровның инициативасы белән әлеге көздә 3 мең төп агач утырту планлаштырыла. Аның 300ләп төбен утыртырга өлгергәннәр инде.
- Үсентеләрне Актанышның 12нче кварталында, үзәктә, 57нче кварталда, РТС ягына чыкканда дамба буендагы үсмәгән үсентеләр урынына утыртуны оештырабыз, -ди Альберт Тимеров.- Минем халыкка мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсем килә: малларыгызны иреккә чыгармасагыз иде. Яңа гына утыртылган үсентеләр көчсез була. Алар тәрбия сорый. Ә иректә йөргән терлекләр аларга зыян сала. Кеше хезмәтен хөрмәт итәргә, яшеллекне сакларга өйрәник.
21 сентябрь көнне безнең иҗат төркеме сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернет укучылары белән берлектә агач утырту өмәсендә катнашты.
Әлеге гимназиянең 7нче сыйныфында укучы волонтерлары педагог-оештыручылары Алсу Хафизова, технология, инглиз һәм гарәп теле укытучылары Резеда Вәлиева белән берлектә гимназия территориясен әйләндереп миләш үсентеләре утыртырга чыкты. Балаларның йөзләрендә канәгатьлек хисләре чагыла. Алар зурларча фикер йөртеп, үзләренең тирә-якны яшелләндерүгә өлеш кертә алуларына сөенап, тиз-тиз генә эшләделәр. Егетләр билгеле ара калдырып чокыр казып чыкты. Соңыннан кызлар үсентеләрне саклык белән генә шул чокырларга урнаштырып, балчык белән күмделәр. Хәзер аларны карап, тәрбияләп тору сорала. Ә инде тиздән ул агачлар үсеп, җимеш биреп, тирә-якны ямьләндереп торачак.
Ләйсән Сәлахова:
-Безнең гимназиянең волонтерлар отряды шәфкатьлелек атнасын башлап җибәрде. Анда төрле чараларда катнашабыз. Шуның берсе - агач утырту. Без гимназия территориясе тирәли 150 ләп миләш үсентесе утыртачакбыз. Аның бер өлешен тәмамладык. Алдагы көннәрдә тагын дәвам итәчәкбез. Минем өчен агач утыртуның әһәмияте шунда - агачлар сулар һавабызны чистарта, тирә-ягыбызны ямьләндерә.
Сөмбел Гарипова:
Безнең тиздән интернатыбыз ачылачак. Без шунда яши башлаячакбыз. Әлеге агачлар үсеп киткәч, алар бүлеп чыгарган кислородны сулаячакбыз һәм җимешләреннән дә авыз итәрбез дип өметләнәбез.
Салават Корбанов:
-Мин бирегә Удмуртиядән укырга килдем. Беренче тапкыр Актанышны "Бүләк" лагерында ял иткәндә күргән идем. Аның матурлыгына, чисталыгына шаккаттым. Хәзер шул матурлыкны тудыруда үземнең дә өлешем керүенә сөенәм. Утырткан агачыма үземнең исемемне кушам. Һәм аны карап, тәрбияләп торачакмын.
Укучылар артыннан биредә матур булып агач аллеясы пәйда булды. Аларның ул үсентеләрне саклап торасына шик юк. Чөнки үзләренең хезмәт җимешләрен берәүдән дә кыерсыттырасылары килмәс. Мондый чаралар укучыларны бердән хезмәт тәрбиясенә, икенчедән туган ягыбызның табигатен сакларга өйрәтсә, өченчедән аларда табигатькә карата мәхәббәт хисләре дә тәрбияли.
30 сентябрьдә исә районда агач утырту буенча зур өмә оештыру планлаштырыла, -дип хәбәр итте безгә Альберт Тимеров. Димәк, килчәктә Актанышыбыз тагын да ныграк яшеллеккә күмеләчәк әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев