Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Актанышта "Чиста яр" экологик акциясе үтте (ФОТОЛАР ДА БАР)

Аллага шөкер, бүген яшьләребез алдынгы карашлы, тырыш, намуслы, үз алларына куйган максатларына ирешергә омтылып, һәм һичшиксез ирешеп, актив тормыш позициясе алып баралар. Ә бит дөрестән дә, бүген яшьләр нинди - киләчәгебез дә шундый. Димәк, яшь дустым, киләчәгең синең үз кулларыңда. Сиңа мөрәҗагать итәм, тырышып укы, бу катлаулы тормыш юлында үз...

Аллага шөкер, бүген яшьләребез алдынгы карашлы, тырыш, намуслы, үз алларына куйган максатларына ирешергә омтылып, һәм һичшиксез ирешеп, актив тормыш позициясе алып баралар. Ә бит дөрестән дә, бүген яшьләр нинди - киләчәгебез дә шундый.
Димәк, яшь дустым, киләчәгең синең үз кулларыңда. Сиңа мөрәҗагать итәм, тырышып укы, бу катлаулы тормыш юлында үз юлыңны табып намуслы хезмәт куй һәм инде әлбәттә беркайчан да җәмәгать эшләреннән дә читтә калма. Бүген син ялгыз, картаеп, бөкрәеп беткән өлкән буын вәкиленә ярдәм иткәнсең икән, димәк син ЧЫН КЕШЕ.
Әгәр син кемнәрдер пычраткан, рәнҗеткән, чүпкә батырып бетергән табигатебезне чистартуда үз өлешеңне керткәнсең икән, димәк син ЧЫН КЕШЕ. Матурлыкны, чисталыкны кеше үзе тудыра. Матурлыкта, чисталыкта булсын уйларыбыз да, күңелләребез дә, кылган гамәлләребез дә.
22 июль көнне "Чиста яр" акциясендә районыбызның яшәешенә, әйләнә-тирәгә битараф булмаган яшьләре катнашты. Алар бергәләп халык яратып ял итә торган, ләкин табигатькә булган битакрафлыклары нәтиҗәсендә чүп-чарга "баткан" Доха буен чистарттылар.
Игелек, изгелек беркайчан да аяк астында ятмас, шуны онытмыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев