Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Актаныш урманнарына парсыз ефәк күбәләге зыян сала алмаячак

Актаныш районы территориясендәге урманнарга зарарлы бөҗәк – парсыз ефәк күбәләге һөҗүм итә башлады. Минзәлә урманчылыгының Актаныш районы бүлеге урманчылары агачларга зыян салучыларга каршы көрәшне яздан бирле алып бара. Табигать дусларына ярдәмгә райондагы 103 нче янгын сагы хезмәткәрләре дә кушылды.

Республика урманнарны саклау үзәге хезмәткәрләре Актаныш районындагы урманнардагы парсыз ефәк күбәләге белән бәйле ситуацияне тикшереп, куркыныч түгел дип бәяләсә дә Азнакай, Нурлат, Бөгелмә районнарында яфраклары ашалып беткән, шәрәләнгән агачлар күләме меңәрләгән гектарларга якынлаша. 

Парсыз ефәк күбәләге 300дән артык төр үсемлекне, күбесенчә яфраклы агачларны зарарлый. Бигрәк тә имән, юкә, усак, каен агачлары әлеге афәткә тиз бирешә. Корткычлар агач яфракларын кимереп, ашап бетерергә сәләтле. Урманчылар МЧС хезмәткәрләре белән берлектә ефәк күбәләге салып калдырган һәр йомырка урынын бик тырышып эшкәрттеләр. Димәк, урманнарда ефәк күбәләге булмаячак.

Урманчылык хезмәткәрләре парсыз ефәк күбәләгенең урманнарга һөҗүмен даими тикшереп тора. Аларның йомыркалары күренә башлауга май аенда ук агачлар биологик препаратлар белән зарарсызландырдылар. Шулай итеп агачларның яфрак яруы, чәчәк атуына бернинди зыян килмәде. Инде ямьле җәйләр үтте, көзге коры көннәрдә янә корткычлар күренә башлаган. Әлбәттә парсыз ефәк күбәләгенең йомырка-личинкалары салкын кышта туңып юкка чыгачак. Әмма кышкы суыкларга кадәр корткыч бик тиз безне яшел байлыктан мәхрүм итәргә мөмкин. 

Урман сөючеләребез көзге эшкәртү барышында машина мае, солярка кулландылар, әлеге препаратларны бер-берсенә кушып сыеклагач, катнашманы пумала белән агач төпләрендәге парсыз ефәк күбәләге салып киткән йомыркаларга сөрттеләр. Барлыгы 10 гектар мәйданда эш башкарылды.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев