Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Актаныш районында янгыннарга каршы тору, урманнарны саклау югары бәяләнде

14 февраль көнне Актанышка эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры урынбасары Гомәров Рәис Кәлимулла улы килде.

             Актанышка эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры урынбасары Гомәров Рәис Кәлимулла улы килде.

Район башлыгы Энгель Фәттахов белән берлектә, хакимият бинасының утырышлар залында җирлек башлыклары белән очрашты ул.


             

           -  Узган елгы корылык янгын куркынычсызлыгы өлкәсендә башкарылмый калганнарны ачык чагылдырды. Безгә инде бүгеннән бу эшне башлап җибәрү зарур,-  дип искәртте ул.

 

Реклама

            Шулай ук, Рәис Кәлимулла улы Актаныш районында янгыннарга каршы тору, урманнарны саклау буенча башкарылганнарга югары бәя бирде:

   

-  Иң күп янгыннар нефтьчеләр булган төбәкләрдә чыга. Әлмәт, Лениногорск, Түбән Кама районнарында еш күзәтелә. Мисал өчен, узган ел 19 урман яну очрагы теркәлде. Мондый хәлнең булганы юк иде әле. 6 500 000 сум зыян килде. Моның никадәр зур сумма икәнен һәркем яхшы аңлыйдыр. Янгыннарны сүндерүгә юнәлдерелгән техника һәм кеше ресурсларын да санасаң, бу сан бермә-бер арта,-  дип, ассызыклады министр урынбасары.

 

Актаныш районы мәгълүмат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев