Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

#АктанышҮткәннәнКиләчәккә:Өр-яңа проект “Чишмәләр иле, син, Актаныш!”

Актанышыбыз - изге, шифалы, тәмле сулы чишмәләргә бай як. Чишмәләр агач араларыннан ерып чыгалар, елгаларга барып кушылалар да, бергәләп үзләренә зур юллар салалар. Тормышыбыз асылының ачыктан-ачык чагылышы да, хикмәте дә биредә бар. Күптән түгел безнең иҗади төркем дә районыбызның җир куеныннан ургылып чыккан су чыганакларының бүгенге хәле белән танышып кайткан иде

                           Сораштыру барышында “Мәликә”, “Хәмит”, “Ирмәш”, “Мутин”, “Изгеләр”, “Җидегән” чишмәләре арасыннан халкыбызда иң популярлары булып “Мәликә” һәм “Хәмит” чишмәләре ачыкланды. Комментарийлар өлешендә Түбән Гәрәйнең “Тәкәрлек”, Сәфәр якларының, Яңа Богадының “Пар чишмәсе”н язып, билгеләп үтүчеләр булды. Җавап кайтаручылар рәтендә 110 райондашыбыз булды.

                           Чишмәләр!  Чишмәләр! Кайларга гына аларга тап булмыйсың да, көмештәй тонык суларын эчеп, сусауларны басмыйсың. Хәер, хәзерге көнне өйләребездә краннан сулар агып тора, көянтә белән чиләкләп су ташулар да тарих сәхифәләренә әверелеп килә. Әмма тәмле, яхшы сыйфатлы, җир анабыз биргән суларны кулланучылар кимеми.

                           “Актаныш–әдипләр иле” дигән әйтем юкка гына барлыкка килмәгән. Бу юлы да туган бишегебез иҗатчылары, каләм тибрәтүче дусларыбыз чишмәләргә мәдхияләнгән иҗат җимешләре белән уртаклашты.

Марат Илдаров:

Һәр кешегә үзе туып-үскән төбәк чишмәләре иң тәмле сулы тоеладыр минемчә. Иске Сәфәр чишмәсе дә бик тәмле сулы. Үткән-сүткәннәр генә түгел, гел шул суны яратып эчүчеләр, кулланучылар, якын-тирә авыллардан гына түгел, әллә кайлардан чишмә суына дип киләләр. Суы да тәмле, тирә ягы да ямьле,каралган, тәрбияле безнең чишмәбез

 

Изге чишмәләр

 

Без үскәндә монда буа иде.

Исеме дә булды–Чишмәлек!

Буа китте, чишмәләре калды,

Гомерлеккә булып истәлек.

 

Суы тәмле, тирә-ягы ямьле,

Болыннары, бөдрә таллары.

Кемнәр генә монда тукталмады,

Кемнәр генә илһам алмады.

 

Кемдер җырларында мактар өчен,

Кемдер көч тупларга яшәргә.

Кемдер берәү суын татыр өчен,

Кемдер белмәгәндә нишләргә.

 

Һәркемгә дә көче җитте аның!

Сусаганның басты сусавын.

Көчсезләргә көчен бирә белде,

Ташлаганы безне юк аның.

 

Юл читендә гади генә чишмә.

Меңәрләгән җирдә андыйлар.

"Җидегән"нәре, "Парлы"лары да бар,

Хәттә "Изге"ләре бар диләр.

 

Тереклекнең һәрбер яшәр көне,

Һәр мизгеле суга бәйләнгән.

Шуңадырмы, чишмәләргә рәхмәт

Мәңге тынмас җырга әйләнгән.

 

Исемендә түгел, җисемендә!

Чишмәләр бит изге барысы да!

Сусавыңны баскач билең бөгеп,

Баш иярлек алар каршында!(10.03.2022)

 

Һәвәскәр шагыйрә Фәнүдә Ибраһимова да үзенең шигъри шәлкеме белән уртаклашып үтте:

*

Тәкәрлек чишмәсе суын

Бер генә татып кара.

Гомергә дә онытмыйсың

Тәме телеңдә кала.

 

Кемнәр генә килми суга?!

Чират торып алабыз.

Без шушы чишмәбез белән

Бик тә горурланабыз.

 

Чишмәнең чыккан урыны-

Түбән Гәрәй авылы.

Саклап, карап торучыга

Рәхмәтемнең иң зуры!

 

Танылган иҗатчы Язилә Галләмова хәтта үзенең сүзләренә язылган җырны җибәрде. "Пар чишмә" җырын гүзәл мәхәббәтле җыр дисәк тә ялгыш булмас мөгаен.

                           Туйларыбызда да җиңгиләрнең сылу киленнәргә су юлы күрсәтү йоласы–күркәм гореф-гадәтебез!  Әлбәттә, әле кар катламнары язгы кояш нурларыннан эреп, челтәрләнә башламаган, табигать тә уянып бетмәү сәбәпле чишмәләр буенда тынлык сизелә, су агымы көе генә бар. Ләкин, шунсы сөенечле–районыбызның һәр чишмә буйлары төзек, пөхтәлектә, чүп-чар ыргытучылар, Шөкер, юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

2

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев