Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Алар- табигать дуслары: Кадетлар федераль юл янындагы урманнарны чистартты

Актаныш районы урманнары олы юл буйларын да ямьләп, юлчыларны сәламләп кала. Бүген кадет-интернат мәктәбе укучылары Казан- Уфа федераль юлы янындагы Чишмәбаш авылы урманын көнкүреш калдыкларыннан чистартты.

Кызганыч, кешелек дөньясы цифрлаша барса да кешелеклелек, игелеклелек сыйфатлары артуга таба түгел. Яхшы, кәттә машинадагы юлчылар юл буйларындагы урманнар янына еш кына ял итәргә туктый. Тик ашап-эчеп, ял итеп алганнан соң чистартып китәргә "оныта". Җыелып калган чүп-чарны күреп башкалар да ямьсез өлгегә иярә. Нәтиҗәдә урман яннарында чүплек барлыкка килә. 

 Бүген районыбызның кадет-интернат мәктәбе укучылары республикабызда игълан ителгән "Чиста урманнар" акциясенә кушылдылар, табигатебезне көнкүреш калдыкларыннан тазарттылар. 

Таралып, очып йөргән полиэтилен капчыклар, шешәләр, аунап яткан кәгазьләр, башка пычракларны капчыкларга тутырып куйдылар. Урманчылар аларны чүплеккә озатачак.  

Берочтан табигатьнең яшь сакчылары Чишмәбаш урманнарында корткыч бөҗәкләргә каршы көрәштеләр.

Кызлар-егетләр агач яфракларын ашаучы бөҗәкләрнең агач төбенә салган йомыркаларын нефтепродукт калдыклары белән эшкәртеп зарарсызландырдылар. 65 гектар мәйдандагы урманнар укучыларыбызга рәхмәтле булып калгандыр, мөгаен.

Табигать дуслары менә шундый була ул! 

Минзәлә урманчылыгының Актаныш районы бүлеге җитәкчесе Әгъзәп Әхмәтгалиев кадет-интернат мәктәбе дирекциясенә, укучыларга, аларны хезмәт сөючән итеп тәрюияләп үстергән әти-әниләренә олы рәхмәтләрен җиткерә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев