Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Антарктида бозлары эри икән

Антарктидада моңа кадәр күрелмәгәнчә диңгез бозы кимегән.

Гуандун провинциясенең Сунь Ятсен университеты һәм Көньяк диңгез гыйльми-техник лабораториясе галимнәре соңгы биш ел эчендә боз мәйданының икенче тапкыр антирекорд куюын билгеләгән.

         Галимнәр тикшеренүләренә ярашлы, антирекорд 2022 елның февралендә теркәлгән. Антарктида зонасында диңгез бозы мәйданы 1978 нче елдан башланган күзәтүләрдән алып беренче тапкыр ике миллион квадрат километрдан азрак тәшкил иткән. Боз калынлыгы 1981—2010 еллар эчендәге уртача күрсәткечтән 30 процентка кимрәк булган.

                                                            Антарктида бозлары эрүе Беллинсгузен һәм Амундсен диңгезләрендә җылылыкның полюска аномаль күчүенә бәйле, дип саный экспертлар. Шулай ук бу хәл боз һәм диңгез температураларының аермасында чагылган — каракучкыл су җылылык энергиясен яхшырак йота, ак боз исә аның зур өлешен чагылдыра. Боз мәйданына глобаль климат факторлары да йогынты ясаган. Мәсәлән, Эль-Ниньо (Тын океанның экваториаль өлешендә өске су катламы температурасы тибрәнеше) һәм антарктик осцилляцияләр (төньяк киңлектә диңгез дәрәҗәсе басымы үзгәрүе индексы) йогынты ясаган.

                                                            Антарктидада моңа кадәр булмаган җылылык  та теркәлгән.  Континентта һава температурасы гадәти 35 градус салкыннан 15 градуска кадәр күтәрелгән. Тикшеренүчеләр бозлыклар эрүен дә теркәгән —Антарктидадан зур айсберглар кителеп, ачык океанга чыгалар.

                                                            Менә шундый хәвефле хәлләр. Без яшәгән җирләрдә генә түгел, без мәңгелек дип санаган бозлыкларда да җылылык өстенлек итә башлады. Бу күренеш, кызганычка каршы, гади карашка да тизләнә бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан Республикасы Татарстан яңалыклары Дөнья