Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Балаларның кече яшьтән үк табигатьне сакларга кирәклеген аңлап һәм яратып үсүе мөһим

Бүген экология проблемасы актуальлеге, үткенлеге белән бөтен кешелек алдына килеп басты. Экология проблемасының глобальлеге үзебезнең җирлектә дә чагыла. Районыбызның мәгариф оешмаларында әлеге уңайдан күп төрле тәрбияви чаралар оештырыла. 4 санлы “Әтәчкәй” балалар бакчасында 1 июнь, Балаларны яклау көнендә “Эколяталар көне” билгеләп үтелде.

 

         Экология проблемаларын чишү, Җир-анабызны, әйләнә-тирә мохитны,  туган як табигатен саклау буенча 4 санлы “Әтәчкәй” балалар бакчасында ел дәвамында максатчан эзлекле эш алып барыла.  Коллектив апрель-май айларында игълан ителгән республикакүләм экологик чисталык айлыгында да актив катнашты. Барлык эшчәнлек турындагы мәгълүматларын туплап балалар бакчасы  республикакүләм “ЭкоЯЗ”республика бәйгесенең муниципаль этабында актив катнашты һәм I урынга лаек булды. Балаларга экологик тәрбия бирү җәй айларында да дәвам итәчәк.

 

            1июнь –Халыкара балаларны яклау көнендә балалар бакчасында "Россиякүләм Эколяталар көне"н дә матур итеп билгеләп үттеләр. Бу көнне бакчага "Гринта" оешмасы вәкилләре килде. "Гринта" проекты җитәкчесе Чабдарова Наталья Валерий кызы һәм “Гринта” оешмасының Җәмәгатьчелек белән эшләү бүлегенең әйдәп баручы менеджеры Ионова Анна Михаил кызы балалар белән "Эко-дәрес" уздырды. Кунаклар балаларга чүпне аерып җыюның әһәмияте турында аңлаттылар. Чүпләрнең кайсы сортка керергә тиешлеген күрсәтмә материаллар  белән аңлаттылар. "Эко-дәрес"тә балалар ике командага бүленеп күңелле эстафетада катнашты. Биремнәр тормышчан- пластмасса, кәгазь, тимер, пыяла чүп калдыкларын тиз арада аерып җыярга кирәк иде.
Балалар бакчасының экология юнәлешендәге актив эшчәнлеге "Гринта" җәмгыяте тарафыннан югары бәяләнде.

Балалар бакчасы оешманың рәхмәт хатына лаек булды. Балалар да бүләкләнде- аларга кунаклар экология тематикасындагы файдалы һәм мавыктыргыч буягычлар алып килгән иде. 

            Балалар бакчасы мөдире Миләүшә Әгъләмова "Балаларның кече яшьтән үк табигатьне сакларга кирәклеген аңлап һәм яратып үсүе бик мөһим. Киләчәктә без тәрбияләп үстергән балаларның табигать сакчылары булуына ышанып калабыз". 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев