Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Батареяң утырдымы- ташлама!

Районыбызда Татарстан Республикасы Экология министрлыгы игълан иткән кулланылышта булган батареялар җыю акциясе бара.

5- 8 декабрь көннәрендә район мәктәпләре һәм балалар бакчалары катнашында барлыгы 735 кг тотылган батарея җыелды. Акциядә кадет-интернат мәктәбе аеруча актив катнашты.

Бу акциядә иң актив катнашучы оешмалар һәм укучылар кыйммәтле призлар белән бүләкләнеләчәк. Алга таба да мондый акцияләрдә актив катнашсак иде. Табигатебезне бергәләп саклыйк, дуслар!

Бу хакта Пучы балалар иҗат үзәгенең Экология юнәлеше методисты Алсу Миңнулла кызы Заһирова хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев