Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Бер умартадан 80 кг бал алган Фәрит Закирҗанов: Мин умартасыз тормышны хәтерләмим

Кайсы гына авылга юлың төшмәсен, балчылык белән шөгыльләнүче дистәләгән эшмәкәрне күрергә була. Яңа Кормаш авылында яшәүче Фәрит Закирҗанов өченче буын умартачы. Авыл кырыендагы чүплекне тазартып гөлбакча ясый. Хәзер бу бакчада- умарталык.

Татар Суыксуы авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Хамматуллина Фәрит Тәкый улының табигать сөюче чын җир кешесе булуын әйтте. Бал кортлары кебек нәзберек тә, көчле дә бөҗәкләрнең телен белгәнгәме, Фәрит абый әйләнә-тирә мохитны саклауга, Җир-анабызны кадерләүгә үзеннән зур өлеш кертеп гомер итә. Аның бу сыйфатлары башка авылдашларга да матур өлге. 

- Фәрит Закирҗанов ташландык җир участогын алып чистартып бакча ясады. Хәзер дә яр буйларын чистартып тора. Авылда күмелеп барган чишмәне тазартып, яңа сулыш өрүдә дә ул башлап йөрде, зур ярдәм күрсәтте. Чишмәбезнең тирә-ягын матурлау, суга килгән халыкка уңайлыклар тудырды. Моның өчен бик зур рәхмәт аңа!- ди Гүзәлия Хамматуллина. 

Яңа Кормаш авылында яшәүче Фәрит Закирҗанов быелгы уңышлары буенча районыбызның иң уңган умартачысы исеменә лаек. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең умартачылык буенча дәүләт инспекторы Рил Әхмәтҗанов Фәрит абыйның бик тә төгәл, тәртип белән эшчәнлек алып баруын билгеләп үтте.

Шуңа күрә дә нәтиҗәләре мулдан. Бер умартага уртача 80 килограмм бал алган ул. Ә умарталары аз түгел, сиксән башка җиткән.

Бу кадәр күләмле эшне нигездә ул үзе алып бара. Бал аертканда бал бабайга уллары кайтып булыша. 

Закирҗановларның умарталыгы өйләре каршында гына. Коймалап әйләндереп алынган бакчада җимеш агачлары үсә. 

— Яңа Кормашта туып-үстем мин. Гаилә коргач аерым өй салып чыгарга булдык. Авылны карап йөрдем-йөрдем дә менә бу урам башын алырга булдым. Авылдашлар тапкансың өй салыр урын, үзе чүплек, үзе авыл чите, дип бу уеемнан кире кайтарырга тырыштылар. Ә минем күңелдә үз планым иде, -ди ул үткән елларны искә төшереп.

Фәрит абый менә шушы яр буендагы чүплекне башта чистарта, тазарта. Элегрәк бирегә нәрсә генә китереп түкмәгәннәр. Бөтен калдык-постык, чүп-чар, хәтта, эт-песи үләксәләрен дә шунда китереп ташлаганнар. Фәрит абый исә бу ташландык җирдән гөлбакча ясый. Шушы милек каршына гына өй сала. Умарталар тергезеп җибәрә. Акрынлап умарталарның баш саннары 80гә җитә. 

-Умарталарны җәйгә керүгә күчереп йөртә башлыйм. Умартам күршеләргә терәлеп тормаса да авыл тирәсендә умарта асравы читен ул. Бакчага агу сиптерсәң, бал кортының ачуы чыга, җил булса да тыз-быз киләләр. Авылда берәрсен корт чакса, кемнең умартасы күп шуңа сылтыйлар. Кортның тамгасы юк бит. 

Быел Фәрит абый умарталарын Башкортстанның Илеш районындагы карабодай басуларына илткән. Карабодайныкы иң сыйфатлы, сатып алучылар ярата торган иң үтемле бал санала икән. 

— Карабодай басулары шундый итеп чәчелгән иде- башта берсе чәчәк атты, аннан икенчесе. Кортларым бал җыеп рәхәтләнде генә. Илешкә атна саен барып бал аерттым, икешәр магазинны тутырып кына тордылар. Һәр умартам берәр центнер бал бирде. Минем өчен рекорд бу. Җәйге һава торышы бик уңай килде, -дип сөенече белән уртаклаша үзе дә бал корты кебек эшчән, тырыш умартачы.

40 елга якын мәктәптә хезмәт дәресләре укыткан Фәрит абый барлык умарта ояларын үз куллары белән ясаган. Җиңел, заманча материаллардан эшләгәч, күтәреп йөртергә дә уңайлы. Беркемне дә ярдәмгә чакырмыйча, умарталарын үзе машинага төйи, үзе алып бара, үзе урнаштыра икән. 

Кайчан умарта карарга өйрәндегез,дигән соравыма ул көлемсерәп җавап бирде.

— Мин умартасыз тормышны хәтерләмим. Өйрәнәсе булмады. Чөнки әти эштән кайткач, әйдә, умарта карарга, дип мәҗбүри үзенә ияртә иде. Малайлар уенга, ә мин кортлар карарга китәм. Үземне белә башлаганнан бирле умарталыкта инде мин. Бөек Ватан сугышы елларында минем әбекәйләргә районнан килгән умартачылык буенча инспекторны квартирага кертәләр. Менә шул егет әбекәйне умарта карарга өйрәтә. Әбекәйне колхоз умартасына эшкә билгелиләр. Әбекәй инде әтине бәләкәйдән үзенә ярдәмгә ала торган була. Шулай итеп әтием Тәкый дә яшьтән бал кортлары белән дус. Хәзер аңа 92 яшь. Умартачыларны озын гомерле була, диләр. Чыннан да шулай. Умартачылык белән шөгыльләнгән кеше тәртип белән яши. Аннан умартачылык дөнья көтәргә зур ярдәм булды. Кешедә умарта юк иде, балны шунда ук сатып бетереп тордык. Аллага шөкер, эшлим дигән кешегә хәзер көн килде. Безнең әтиләр заманында 10 баш умартадан арттырырга ярамады. Төп эшен юньләп башкармый, дип эштән дә куарга мөмкиннәр иде,- ди әңгәмәдәшем. 

 

— Бик еракка, Илешкә үк илткәнсез. Бездә әллә карабодай басулары юкмы?

 

— Беренчедән, ерактан бал ташыганда аларның канатлары тиз таушала һәм тиз үләләр. Умарталарны басуга якын урнаштыру бал кортының гомерен озайта. Икенчедән, әйе, бездә карабодай басулары сирәк. Бездә күбрәк рапс игәләр. Рапс балының сатып алучылар арасында дәрәҗәсе юк. Әмма шунысы бар, быелгы аномаль язда рапс балы ашатып кортларымны саклап калдым. Әле каты җил исә, әле суыклар башлана. Кайбер умартачыларның кортлары ачтан үлде. Мин үтермәс өчен ярты тонна рапс балы ашаттым. Шакылдап каткан рапс балын яңгыр суы белән болгатып җебеттем. Күп табыш алырга гаскәр тупларга кирәк бит.

Умарталар өчен омшанникны да үз куллары белән төзегән оста. Умарталарын керткәч, эшнең яңа төренә тотыначак- базга көйләнгән остаханәсендә умарта оялары, рамнар, магазиннар ясаячак. Прополисларны кырып җыясы бар. Гомумән, умартачының эше ел әйләнәсе дәвам итә. 

— Умарталарны кайчан чыгарасыз?

 

— Язын 1 апрельдән дә калмый чыгарам. Омшаннигым кыза башлагач аңлашыла инде. Яз җиткәнен кортлар тиз сизә, гөжли башлыйлар. Классик өйрәтү буенча корт чыгарган көнне үги ана яфрагы чәчәгенә бал җыярга кунарга тиеш. Көннең тыныч булы да мәҗбүри. Беренче балны магазины ак кунык белән капланса, аертам. 
Фәрит абыйның базы бал складын хәтерләтә. Матур булып гәрәбәдәй бал тулы мичкә банкаларга карагач, аларның никадәр зур байлык икәнен, хезмәт белән табылган олы байлык икәнен аңлыйсың. 

 

-Фәрит абый, шулкадәр күп балны сатып буламы соң?

 

-Бал бик тиз сатылып бетә. Даими клиентларыбыз бар. Кече улым Раушан билгеле бер сайт аша белдерүләр куеп сата. Бер әйберсе дә әрәмгә китми. Прополисның 1 килограммы 7 мең сум, улым шариклар ясап тәкъдим итә. Чыршан- перганың килограммы 2 мең сум. Бәяләрне дә улым аша беләм. Кечкенәдән минем янда эшләп үсте ул. Кортчылык турында барысын да белә, -ди Фәрит абый. 

-Киләсе елга нинди планнар корасыз, Фәрит абый?

— Умартачылыктагы уңыш әллә ничә факторга бәйле. Һава торышының яхшы килүе кирәк. Давыл, яңгыр, кинәт кенә көчле яңгыр кебек афәтләрдә корт үлә дә куя. Артык эссе дә, артык салкын да ярамый. Без ниятли генә алабыз. Калганы Аллаһы Тәгаләнең кодрәтеннән тора, -дип сүзен йомгаклады уңган умартачы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев