Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Беренче тапкыр кыр олимпиадасында катнаштылар

23 июньнән 10 июльгә кадәр Актаныштан 2 укытучы һәм 8 укучыдан торган команда Казан шәһәрендә Яшь геологларның республика кыр олимпиадасында катнашты. Укучылар: Алия Әгъләмова, Гөлфия Хәертдинова, Ильяр Әхмәтдинов (Актанышның икенче мәктәбе), Айнур Гайсин, Ильяс Мирзамөхәммәтов (Актанышның беренче мәктәбе), Айбулат Хаҗиев (Такталачык мәктәбе), Илназ Гыйльмуллин (Сәфәр мәктәбе), Зилия Фәрдиева (Иске Кормаш...

23 июньнән 10 июльгә кадәр Актаныштан 2 укытучы һәм 8 укучыдан торган команда Казан шәһәрендә Яшь геологларның республика кыр олимпиадасында катнашты. Укучылар: Алия Әгъләмова, Гөлфия Хәертдинова, Ильяр Әхмәтдинов (Актанышның икенче мәктәбе), Айнур Гайсин, Ильяс Мирзамөхәммәтов (Актанышның беренче мәктәбе), Айбулат Хаҗиев (Такталачык мәктәбе), Илназ Гыйльмуллин (Сәфәр мәктәбе), Зилия Фәрдиева (Иске Кормаш мәктәбе) укытучылар: Ләйсән Латыйпова (Актанышның икенче мәктәбенең география укытучысы) һәм Рөстәм Фәйзуллин (гуманитар гимназиянең география укытучысы) җитәкчелегендә "АЛМАЗ" исемле командада көч сынашты.
Олимпиада Казанның "Заречье" ял-сәламәтләндерү лагеренда оештырылды. Ул 12 төр ярышны һәм 5 конкурсны үз эченә алган иде. Белем, физик көч һәм рухи ныклыкка ия булган укучыларыбыз, беренче генә тапкыр катнашуларына карамастан, үзләрен сәләтле итеп таныттылар. "Нефть геологиясе" ярышыннан А. Әгъләмова һәм А. Хаҗиев 2 урын, "Радиометрия" ярышыннан И. Мирзамөхәммәтов Һәм А. Гайсин 2 урын, "Геологик кисеш" ярышыннан А. Әгъләмова 3 урын, "Геология һәм без" күргәзмәсендә команда 1 урынны яулады, "Картография-3D форматында танышу" конкурсында команда эше "Иң оригиналь эш" номинациясендә җиңүче дип табылды. Җиңүчеләр диплом һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.
"Геологик маршрут", "Гидрология", "Тормыш иминлеге нигезләре", "Полеонтология" "Кыр тукталышын оештыру", "Геологик һәйкәл", "Геологик отчет", "Шлиховое опробование", "Минерология" ярышларында да укучыларыбыз сынатмадылар.
Гомуми нәтиҗәләр буенча Актанышның "Алмаз" командасы, 7 урынны яулады. Барлыгы 27 команда катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев