Актаныш

Берәүләр матурлык, чисталык дип тырышканда, икенчеләр...

Халкыбыз гомер-гомергә мал асраган, күпләп кош-кортын тәрбияләгән. Хезмәтнең -ямен, ризыкның тәмен белгән шул ул. Яңгыравык тавышлы таң әтәчләре, киртәгә менеп, таң беленүен хәбәр итү белән, күзләрен тырнап диярлек ачып, әнисе әзерләп куйган төенчеген иңенә асып авыл башына ашыккан авыл баласыннан да бәхетлерәк кеше бар иде микән заманында?! Чөнки аларның бүген...

Халкыбыз гомер-гомергә мал асраган, күпләп кош-кортын тәрбияләгән. Хезмәтнең -ямен, ризыкның тәмен белгән шул ул.
Яңгыравык тавышлы таң әтәчләре, киртәгә менеп, таң беленүен хәбәр итү белән, күзләрен тырнап диярлек ачып, әнисе әзерләп куйган төенчеген иңенә асып авыл башына ашыккан авыл баласыннан да бәхетлерәк кеше бар иде микән заманында?! Чөнки аларның бүген көтү чираты! Әтисе я бабасы аңа, ниһаять, чыбыркы шартлатырга рөхсәт бирәчәк! Ә сыерларын, сарыкларын куаларга чыккан апалар, капка баганасына сөялеп, нәни көтүчене елмаеп озатачак, "кара, фәләннең малае (кызы) эшкә ярый бит", дип тагын да бер башка үстерәчәк үзен...
Әнә шулай дәрәҗәле иде әле берничә еллар элек кенә көтү көтүләр. Бүген исә халык аның асылын, мәгънәсен, тәмен югалта. Көннән-көн җиңел тормыш итәргә күнегеп барабыз шикелле. Һәр нәрсәгә яраклашырга, җай табарга тырышабыз. Мал-туарны, кош-кортны да көтүгә чыгармыйча гына асрау әмәлен тапкан кайберәүләр. Иртә белән урамга озата да - вәссәлам! Кичкә кадәр алар хакында уйламаса да була.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 27 июль, 2012 58 (9703)санында

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: