Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Безнең авылда суны ничек саклыйлар?

Табигатьтә барлык тереклек ияләренә дә су кирәк. Ә кешеләр өчен бигрәк тә. Эчәр өчен генә дә түгел, сусыз юынып та, кер юып та булмый. Авылда күп кеше кош-корт, мал-туар асрый. Җиләк-җимеш, яшелчәләр үстерү өчен дә су кирәк. Сусыз яшәү юк икән, аны сакларга да кирәк. Безнең авылда суны саклау өчен...

Табигатьтә барлык тереклек ияләренә дә су кирәк. Ә кешеләр өчен бигрәк тә. Эчәр өчен генә дә түгел, сусыз юынып та, кер юып та булмый. Авылда күп кеше кош-корт, мал-туар асрый. Җиләк-җимеш, яшелчәләр үстерү өчен дә су кирәк. Сусыз яшәү юк икән, аны сакларга да кирәк. Безнең авылда суны саклау өчен нинди эшләр алып барыла соң? Иң беренче эш итеп, яз көне чишмә буе чүп-чардан чистартыла. Аның тирә-ягындагы озын чүп үләннәрен чабып чыгалар, чишмә "күзләрен" чистарталар. Монда безнең мәктәп укучылары да теләп катнаша. Авылны су белән тәэмин итүче абыйларыбыз су үткәрү торбаларының төзеклеген тикшереп тора. Чишмәләр койма белән әйләндереп алынган. Әгәр елгаларыбызга чүп-чар ташламасак, кирәгеннән артык су тотмасак, һәркайсыбыздан су чыганакларын саклауда зур өлеш кертү булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев