Бүгенге көзге өмәдә район хакимиятендә эшләүчеләр дә катнашты
Бүген, 22 октябрь, шимбә районкүләм көзге өмә көне дип игълан ителде. Районыбызның оешма-предприятие хезмәтчәннәре үзләренең территориясен, ишек алларын кичә үк җыештыра башлаган иде.
Бүген дә чистарту өмәләре актив дәвам итте.
Район үзәге мәктәпләре Актанышның Ленин һәм Җиңү паркындагы коелган агач яфракларын, сынып төшкән ботакларны җыеп капчыкларга тутырды.
Бергә тупланган чүп-чарны алдан билгеләнгән йөк машиналары ташып торды.
Район хакимиятендә эшләүчеләр дә көзге өмәгә актив кушылды.
Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендә администрация биләмәләрен тәртипкә керттеләр.
Фотолар Актаныш районы мәгълүмат үзгеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев