Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Бәйрәмнәр фаҗигагә илтмәсен

Янгын телләре мәрхәмәтсез. Ул үз юлындагы бар нәрсәне - мәһабәт биналарны, калын урманнарны кара күмер итә, көлгә әйләндерә. Моны һәркем белә. Әмма шулай да янгыннардан саклануга тиешле игътибар бирелми. Саксызлык кылына, ә җавапсызлыкның нәтиҗәсе бик аяныч. Район җирлегендә дә бу сәбәпләр буенча аерым гражданнар үз ихаталарында чүп яндырып, аны контрольдә...

Янгын телләре мәрхәмәтсез. Ул үз юлындагы бар нәрсәне - мәһабәт биналарны, калын урманнарны кара күмер итә, көлгә әйләндерә. Моны һәркем белә. Әмма шулай да янгыннардан саклануга тиешле игътибар бирелми. Саксызлык кылына, ә җавапсызлыкның нәтиҗәсе бик аяныч.
Район җирлегендә дә бу сәбәпләр буенча аерым гражданнар үз ихаталарында чүп яндырып, аны контрольдә тота алмагач, янгын сакчылыгы хезмәткәрләре белән авызлыкларга туры килде. Болар Куян авылыннан Әхмәдуллин Р.Ш., Солтангол авылыннан Шәрипов М.Т., Яңа Әлем авылыннан Нәфыйков Р.Г. Бу гражданнарның барысына да административ беркетмәләр төзелде.
Шуны да искәртеп китәсем килә, 2012 елның 9 апрелендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 524-р санлы карары дөнья күрде. Аның нигезендә республика территориясенә 25 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу вакыт эчендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган гражданнарга,урындагы затларга һәм юридик оешмаларга штрафның күләме икеләтә арта.
Хөрмәтле райондашлар! Игътибарлы булыгыз, бәла-казаларга юл куймагыз, учакларыгызны балчык белән күмеп, сүндереп китегез. Ишегалдында чүп-чар яндырмагыз, махсус урыннарга илтеп түгегез. Тиздән 1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме, ул күнелле, имин үтсен иде.
Тулы мәгълумат газетаның җомга, 27 апрель, 2012 33 (9678) санында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев