Актаныш

Чисталык ул – матурлык

Бакчачылык ширкәте җитәкчесен, полигон җитәкчелегеннән кергән гариза буенча, административ комиссиягә чакырдылар. Бакчачыларның кайберләре, районны төзекләндерү-яшелләндерү кагыйдәләрен бозып, киселгән олы агач-кураларны урамнарда торган контейнерлар янына чыгарып аударганнар. Бу хәл бер генә тапкыр түгел, даими кабатланып, шул тирәдә яшәүчеләргә һәм контейнерларны түгүче полигон эшчеләренә еш кына кыенлыклар тудыра. Бакчалардан чыккан чүпләрне түгүнең...

Бакчачылык ширкәте җитәкчесен, полигон җитәкчелегеннән кергән гариза буенча, административ комиссиягә чакырдылар. Бакчачыларның кайберләре, районны төзекләндерү-яшелләндерү кагыйдәләрен бозып, киселгән олы агач-кураларны урамнарда торган контейнерлар янына чыгарып аударганнар.
Бу хәл бер генә тапкыр түгел, даими кабатланып, шул тирәдә яшәүчеләргә һәм контейнерларны түгүче полигон эшчеләренә еш кына кыенлыклар тудыра.
Бакчалардан чыккан чүпләрне түгүнең үз кагыйдәләре бар. Ширкәт җитәкчеләре аны һәркемгә аңлатырга, ә бакчачылар бу таләпләрне үтәргә бурычлы. Административ комиссия утырышында бу юлы: "Административ чара күрүгә барып җитмәскә иде," - дигән киңәш белән генә чикләнделәр.
***
Моңардан тыш, утырышта тагын 45 эш каралды, шуның 24е Татар Суыксу һәм Мари Суыксу авылларына кагыла. Болардан тыш, утырышка Такталачык, Актаныш, Чалманарат, Чөгәнә авылларыннан да гражданнар чакырылган. Республика һәм район буенча кабул ителгән төзекләндерү-яшелләндерү кагыйдәләреннән тайпылыш ясаганнары, тирә-якның чисталыгын сакламаганнары өчен, аларга карата рейд бригадасы һәм экологлар тарафыннан беркетмәләр төзелгән.
Татар Суыксу авыл җирлеге башлыгы Рәсүл Харисов: "Безнең җирлек бик күпкә чистарынды хәзер", - диде.
Татар Суыксу һәм Мари Суыксу авылларында административ комиссиянең рейдлары, быелга чыккач, берничә тапкыр үткәрелде. Чисталык һәм тәртип шулай бергәләп урнаштырыла. Капка төпләре, тыкрыклар, бакча артындагы яланнар җыештырылып беткән диярлек. Урам якка төзелеш материаллары куеп тору өчен җирлек Советыннан язмача рөхсәтләр алынган. Бары тик йөк машиналарын һәм аларның арбаларын урнаштыру мәсьәләсен генә хәл итеп бетерәсе калган.
Татар Суыксу - йөк машинасына бай җирлекләрнең берсе. Ләкин алар урам якта сакланырга тиеш түгел. "Ишегалдыбыз бәләкәй, башка җирдәге саклау урынына илтсәк, запчастьләре югала, шуңа күрә кая куйыйк соң?" - дип сораучыларның да сүзләрендә хаклык бар. Шулай да кабул ителгән кануннарны үтәү шарт. Авылларда бушап калган ихаталар бик күп, аларны коймалап, шунда урнаштыру - мәсьәләнең әлегә бердәнбер чишелешедер.
Такталачык, Чалманарат авылы экологлар күзәтчелегеннән читтә калмаган. Кибет каршында торган кәгазь тартма да, идән юа торган чиләк тә беркетмә төзүгә сәбәп булган. "Кибет һәм башка җәмәгать оешмалары яннарында чүп-чар 5 минут та торырга тиеш түгел, ә чүп салу өчен урналарның беркетеп куелган булуы зарур. Экологлар төзегән эш материалларын туктату җиңел түгел, шуңа күрә сатучылар да, социаль объектларның җитәкчеләре һәм техник хезмәткәрләре дә чисталыкны саклауга бик игътибарлы булсыннар иде", - ди административ комиссия сәркатибе Гөлфия Фазлыева.
Инеш яры Такталачык авылын икегә бүлеп тора. Рейд бригадасы бер якта йөреп, шактый гына кимчелекләрне ачыкларга өлгерде инде. Комиссия эшендә бу җирлектән 11 материал каралды.
"Күпләр бер кисәтү белән тирә-якны җыештырып куйдылар, ләкин берничә мәртәбә әйтүебезгә карамастан, авылыбызның чисталыгын бозып, теләсә-кайда чүп түгүчеләр бар әле", - ди авыл җирлеге башлыгы Камил Шәйхразыев.
Такталачыкта, районның башка авылларында һәм Актаныш урамнарында рейдлар үткәрү дәвам итәчәк. Бу чара планлы рәвештә ел дәвамында бара.
"Безнең максат кемгәдер штраф түләттерү түгел, ә районнның чисталыгын, төзеклеген тәэмин итү. Кешеләр дә моны аңлый, күпләре кисәтү ясауга ук җитешсезлекләрен төзәтәләр. Шуңа күрә рейдларыбызны туктату турында әлегә уйламыйбыз. Район үзәге Актанышны да ямьсезләп торган урыннар бар, аны да бер көндә генә карап бетереп булмый", - ди район башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисе Илнар Фәттахов.
Комиссиянең соңгы утырышына Актаныш авылыннан 8 эш каралды. Экологлар килеп, беркетмә төзи башлагач, үзләрен тупас тотучылар да булган.
Беркетмә ниндидер фактка нигезләнеп төзелә. Факт булган - димәк, чарасы да күрелә. Ә алар аз хезмәт хакы, аз пенсия алучылар өчен бер дә кулай түгел. Канун нигезендә физик затлар өчен 2000 сумнан 5000 сумга кадәр штраф каралган.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: