Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Чисталык үзебездән башлана

Бүген район хакимиятендә узган чираттагы брифингта район җитәкчелеге санитар-экологик чисталык ике айлыгы һәм язгы ташуга әзерлек турында сөйләде.

             Брифингта район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов, район башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Илшат Габдулхаев, район гражданлык яклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Хөсәенов, Актаныш авылы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хуҗин, "Актаныш юллары" АҖ директоры Радик Гаязов, "Коммунсервис" МУП җитәкчесе Риназ Шәрипов, "Яран" ТМШ рәисе Илшат Хуҗаәхмәтов һәм журналистлар катнашты. 

           Район башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов 

быелгы язгы ташу чорында район халкын, территориясен саклау һәм  табигый, техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрне булдырмау буенча күрелгән чаралар турында таныштырды.

              Һава шартлары җылы тору сәбәпле, кыш буена җыелган калын кар катламнары тиз арада эри һәм су басу куркынычы тудыра.  
           Язгы ташу вакытында, су басу зонасына Сөн һәм Биҗады елгалары ярларында 4 торак пункт эләгергә мөмкин. Бу җирлекләрдәге 44 ишегалды, 117 кешегә куркыныч яный дигән сүз. Райондагы социаль әһәмияттәге объектлар, икътисад һәм яшәешне тәэмин итү объектлары, автомобиль юллары су басу зонасына эләкми.

           2022 елгы язгы ташу чорында Актаныш муниципаль районы халкын һәм территориясен саклау буенча түбәндәге чаралар үткәрелгән.
Кар җыелуга һәм боз барлыкка килүгә юл куймас өчен, түбәләрне вакытында кардан чистарту эшләре алып барылган. 
Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында язгы каникуллар вакытында «Юка бозга чыгуны тыю турында» укучылар белән инструктаж үткәрелгән.
Су басу зонасына эләккән торак пунктларда халыкка ашыгыч хәбәр итү системасы тикшерелә һәм куллануга әзер.
                Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсенә боз тыгылып су басу куркынычы булган участокларда шартлату эшләре башкаруга заявка бирелде. График нигезендә әлеге чара 16 апрельгә билгеләнгән.
           Су объектларында 4 күзәтү посты гидрологик хәлне контрольдә тотуны тәэмин итә. Су басу куркынычы булганда мониторинг алып бару, оператив җавап бирү мәсьәләләре буенча җаваплы затлар билгеләнде һәм аларга инструкция үткәрелде.
             Су басу мөмкин булган зонага керүче торак пунктларда халыкны, авыл хуҗалыгы хайваннарын, матди кыйммәтләрне өлешчә эвакуацияләү планнары төзелде.
           Язгы ташуның интенсив үтүе чорында Актаныш районы ЕДДСы белән (бердәм дежур диспетчерлык хезмәте) ташу буенча көн саен оператив мәгълүмат җыю һәм эшкәртү, аны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына җиткерү эше алып барыла.


               Халыкны һәм территорияләрне табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм саклау өчен түбәндәге бурычлар билгеләнә: авыл башлыкларына җирлекләрдәге сулыклар янында «Бозга чыгу тыела», «Язгы боз куркыныч» дигән язулы аншлаглар урнаштыру зарур.
Язгы ташу вакытында авария хәлен булдырмас өчен гидротехник корылмаларның су уровенен киметү һәм тикшереп тору; гидротехник корылмаларның водоспуск коеларына килү юлларын чистарту, кабул итү ковшлары һәм су җибәрү ковшларын кардан һәм боздан арындыру; су үткәргеч торбаларны, канауларны чистарту, җирлек башлыклары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары аша халык белән аңлату эшләре алып бару максат итеп куела. 
                 Бүгенге көндә, шәхси секторда торбаларны чистарту, су юлларын ачу буенча мөрәҗәгатьләр керә. Район үзәгендә бу эшләр өчен җаваплы техникалар төп су басу куркынычы янаган урыннарда эш алып бара. Әлбәттә, алар урамдагы һәр торбаны ачарга җитешә алмый. Һәркем, капка төбендәге үз карамагында булган торба һәм су юлларын чистартып куйсын иде. Күршедә өлкән яшьтәге яки авыру кешеләр дә булырга мөмкин. Аларны да онытмаска кирәк.

                Су басу куркынычы, яисә башка гадәттән тыш хәл булганда сез һәрвакыт Актаныш районы бердәм чакыру номерына – 3-12-30 мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе кабул ителә.

                Апрель-май айлары чисталык айлыгы буларак игълан ителә. Кар эрүгә район үзәгендә һәм җирлекләрдә өмәләр үткәреләчәк. Һәр оешма үзенең билгеләнгән участогын чүптән арындырып тәртипкә китерергә тиеш. Шулай ук шәхси йорт белән яшәүче райондашларыбызны да бу эштә актив катнашырга чакырабыз. Һәркем капка, урам алларын чүптән арындырып, агачлар булса, аларны карап, тирә-якны чисталыкта тотсын иде. Чисталык иң беренче үзебездән башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев