Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Чистарта белмисез икән - чүпләмәгез инде! (ФОТОДӘЛИЛЛӘР ДӘ БАР)

Актаныш үзәге гомер-гомергә читалыгы, матурлыгы белән күрше - тирә авылларга гына түгел, районнарга да үрнәк санала. Агартылган агачлар, урамны ямьләп утырган чәчәкләр - болар барысы да килгән кунакларны беренчеләрдән булып сәламләүче визит карточкабыз безнең. Әлбәттә, бу матурлык, төзеклек артында кеше хезмәте ята. Ел әйләнәсе актанышлылар матурлык өчен көчләрен дә, вакытларын...

Актаныш үзәге гомер-гомергә читалыгы, матурлыгы белән күрше - тирә авылларга гына түгел, районнарга да үрнәк санала.
Агартылган агачлар, урамны ямьләп утырган чәчәкләр - болар барысы да килгән кунакларны беренчеләрдән булып сәламләүче визит карточкабыз безнең.
Әлбәттә, бу матурлык, төзеклек артында кеше хезмәте ята. Ел әйләнәсе актанышлылар матурлык өчен көчләрен дә, вакытларын да кызганмыйлар.
Әмма... әмма шушы гүзәллекне юкка чыгаручылар да юк түгел арабызда. Мөгаен, мисалларны да шактый китерергә мөмкин булыр иде, ләкин кәефне кырырга берсе генә дә җитте.
Актанышта автовокзал бинасы үзәк базар янында урнашкан. Шактый җанлы урын санала ул: кемнәрдер кайта, кемнәрдер китә, район халкы көнозын базар юлын таптый биредә. Бина алдында елдагыча гөлләр чәчәктә утыра. Күңелгә рәхәт.
Тик аның арткы ягын күргәннән соң алгы матурлык ничектер тоныкланып кала.
Фотолардан күренгәнчә, бу өлештә "җен туе" үткән: төнләме, көндезме биредә сәрхүшләр бәйрәм итә ахры. Бирегә чит районнардан килмиләр инде билгеле, үзебезнекеләрдер. Матурмы? Күңеллеме? Үз артыбыздан шушындый "ямь" калдыру зур дәрәҗәме?
Әлеге күренешкә базар эчендәге "бәйрәм нәтиҗәләре"н дә өстәп куйсак, нидер язып тору артык булыр ахры.
Әлбәттә, безнең максат бөтен район халкына гаеп ташлау түгел, ә бәлки шушы урында "культурно" ял итүчеләрне бераз булса да оялту.
Халык дөрес әйтә - чисталык җыештырган җирдә түгел, чүпләмәгән урында гына була.Чистарта белмисез икән - чүпләмәгез инде! Кеше хезмәтен хөрмәт итәргә өйрәник, хезмәттән көлмик зинһар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев