Актаныш

Чүп өстенә чүмәлә

Актанышыбызның матурлыгы, чисталыгы өчен ел дәверендә яшелләндерү, төзекләндерү эшләре эшләнә, чисталык айлыклары игълан ителеп, өмәләр оештырыла. Өмәләрдә Актаныш халкы, оешма-учреждениеләр актив катнашып, изге эшкә үзләренең өлешләрен кертәләр. Ләкин кайсыбер оешма-учреждение өмәләрдә катнашса да, кушылган эшләрен таләпләргә җиткереп эшләп бетермәде. Кайберәүләре коммуналь хуҗалыкта чүп капчыклары юклыгына сылтау итеп, өелгән чүпләрен төрле...

Актанышыбызның матурлыгы, чисталыгы өчен ел дәверендә яшелләндерү, төзекләндерү эшләре эшләнә, чисталык айлыклары игълан ителеп, өмәләр оештырыла. Өмәләрдә Актаныш халкы, оешма-учреждениеләр актив катнашып, изге эшкә үзләренең өлешләрен кертәләр. Ләкин кайсыбер оешма-учреждение өмәләрдә катнашса да, кушылган эшләрен таләпләргә җиткереп эшләп бетермәде. Кайберәүләре коммуналь хуҗалыкта чүп капчыклары юклыгына сылтау итеп, өелгән чүпләрен төрле почмакларда калдырдылар (коммуналь оешмада җитәрлек күләмдә чүп капчыклары бар). Кайберәүләр, тутырылган чүп капчыкларын өмәдә катнашкан транспортларга төяп җибәрәсе урынга, эшләгән урыннарында яисә чүп савытлары янында өеп калдырдылар. Әле күп җирдә бүгенге көндә дә шул капчыклар аунап ята. Өмәдә катнашкан җаваплы кешеләрнең, оешма-учреждение җитәкчеләренең чисталыкка битараф булуларын күрсәтүче дәлил бу.
Актанышыбызны бизәмәгән бер күренешкә тукталасым килә. Ул да булса - чүп савытлары куелган мәйданчыклар. Күп урыннарда чүп савытлары мәйданчыклары заман таләпләренә китереп эшләнгән, җитәрлек итеп каты көнкүреш калдыкларын салырга чүп савытлары - контейнерлар куелган. Икенче төрле әйткәндә, халыкка көнкүреш калдыкларыннан арыну һәм чисталык өчен бар уңайлыклар булдырылган. Әмма күбебез бу уңайлыкларны бетерү өчен бөтен көче белән "тырыша". Нинди генә чүп-чар чыкмый бу мәйданчыкларга: корыган агач ботаклары, төзелеш калдыклары, ихатадан арткан иске мебельләр, ишек-тәрәзәләр һәм иң мәхшәре- ихата-бакчадан чыккан чүп үләннәре, бәрәңге, яшелчә сабаклары, җиләк-җимеш куаклары. Чүп савытларын бушатып китүгә, 15-20 минут эчендә, чүп савытлары янә шулар белән тутырыла һәм көнкүреш калдыкларын салырга урын калмагач, алар инде мәйданчыклар тирәсендә үз "урыннарын" алалар. Шулай итеп, үз кулларыбыз белән Актаныш авылы уртасында чүп өемнәре барлыкка китерәбез. Һәр кеше аңласын иде - чүп савытларына бары тик каты көнкүреш калдыклары салынырга тиеш. Башка эре чүпләрдән арыну өчен һәр кешенең үзенең зонасы булырга тиеш. Һәр кеше үзе техника яллап, мондый чүпләрен махсус чүп түгү урынына илтерергә тиеш. Моның өчен өстәмә акча алынмый.
Актанышыбызны бизәмәгән тагын бер күренешкә тукталасым килә. Актаныш авылында һәм бик күп кенә авылларда эш оештырган шәхси эшмәкәрләрнең кайберләре үзләренең сәүдә нокталарыннан чыккан чүп-чарларыннан җиңел генә арыналар - якын-тирәгә урнаштырылган чүп савытларына чыгарып түгәләр. Кайберәүләре үзләренең Газельләре белән төяп китереп тә бушатып китәләр. Чыннан да, җиңел һәм табышлы кәсеп. Ни өчен чүп чыгару өчен килешү төзеп акча чыгарырга соң. Искәрмә итеп - бүгенге көнгә 120дән артык шәхси эшмәкәр чүп түгү өчен килешү төземәде. Мондый эшмәкәрләр белән ТР Экология министрлыгы һәм "Роспотребнадзор" хезмәткәрләренә эшләргә кирәктер дип уйлыйм.
Актаныш полигоны бүгенге көндә Актанышыбызга якын булган Әҗәкүл һәм Актанышбаш авылларында яшәгән халыкның каты көнкүреш калдыкларын чыгара. Шуңа карамастан, Актанышбаш авылы чүплеге бүгенге көндә дә "яшәп" килә. Мондый күренешләргә чик куярга җаваплы кешеләрнең эшләп бетерүләре кирәктер.
Марат Сәетгалиев, Актаныш авылы полигоны җитәкчесе.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: