Актаныш

Чүп яндырган өчен 500 мең сум штраф

Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, апрель, май айларында янгын чыгу очраклары бермә-бер арта. Әлеге вакыт аралыгында чыккан янгыннарның төп сәбәпләре: гражданнарның йорт территориясен җыештырган вакытта чүп, ялан һәм урман кырларында коры үлән яндыру булып тора. Мәгълүм ки, күптән түгел Хакасия Республикасында булып узган табигый янгыннар аеруча борчу...

Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, апрель, май айларында янгын чыгу очраклары бермә-бер арта. Әлеге вакыт аралыгында чыккан янгыннарның төп сәбәпләре: гражданнарның йорт территориясен җыештырган вакытта чүп, ялан һәм урман кырларында коры үлән яндыру булып тора.
Мәгълүм ки, күптән түгел Хакасия Республикасында булып узган табигый янгыннар аеруча борчу тудыра. Көннәр җылыну сәбәпле, районыбыз җирлегендә дә коры үлән һәм чүп яну буенча берничә очрак теркәлде.
Татарстан Республикасының янгын күзәтчелеге идарәсе тарафыннан, район янгын күзәтчелеге бүлекләренә, үлән һәм чүп яну очракларын җентекләп тикшереп, гаепле кешеләрне административ җаваплылыкка тартырга дигән йөкләмә куелды. Чүп яки коры үлән яндырып кеше мөлкәтенә шактый зыян салу очраклары теркәлгәндә, гаепле кешегә җинаять эше кузгатылачак.
Татарстан Республикасы территориясендә 2015 елның 23 марттыннан янгынга каршы махсус режим кертелде. Әлеге режим вакытында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган очракта, гражданнарга 2 мең сумнан 4 мең сумга, вазифаи затларга 15 мең сумнан 30 мең сумга, юридик затларга 40 мең сумнан 50 мең сумга кадәр административ штраф каралган.
Район жирлегендә махсус рейдлар үткәреләчәк һәм чүп яки коры үлән яндыру очраклары ачыкланганда, гаепле гражданнарга административ штрафлар салыначак.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: