Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Чүпләр шәһәргә бара

Табигатебезнең сакланышына, елга-күлләрнең чисталыгына, авылларны яшелләндерүгә һәм төзекләндерүгә җирлекләребездә елдан-ел игътибар арта, республикада максатчан юнәлешле программалар эшли. 2015 ел Парклар һәм скверлар елы буларак та үтә. Яңа Әлем авыл җирлеге грантлар белән дә бу юнәлештә эшли, авыл урамнарын күркәмләндереп гөлчәчәкләр үсә, юллар төзекләнә. Узган якшәмбедә - 19 июль көнне биредә...

Табигатебезнең сакланышына, елга-күлләрнең чисталыгына, авылларны яшелләндерүгә һәм төзекләндерүгә җирлекләребездә елдан-ел игътибар арта, республикада максатчан юнәлешле программалар эшли. 2015 ел Парклар һәм скверлар елы буларак та үтә.

Яңа Әлем авыл җирлеге грантлар белән дә бу юнәлештә эшли, авыл урамнарын күркәмләндереп гөлчәчәкләр үсә, юллар төзекләнә. Узган якшәмбедә - 19 июль көнне биредә тагын яңалык: Яңа Әлем җирлегендә яшәүчеләрнең чүпләре машина белән җыеп алынып, Актаныш чүп полигонына китерелә башлады. Шул уңайдан Яңа Әлем авыл җирлеге башлыгы Дилбәр Әнвәрова белән хәбәрләштек.

- Борчыган мәсьәлә иде бу безнең өчен. Авыл халкы гына түгел, Актанышның 57нче бистәсендә яшәүчеләр, Актанышбаш авылыннан да чүп түгүчеләр булгач, авыл чүплеге Актанышныкы кебек иде. Авылда без җыелыш җыеп аңлаштык. Чүп кайда, ничек җыелачак, түләү тәртипләре ничек булачак? Актаныш полигоны җитәкчесе Марат Сәетгалиев, "Башак" хуҗалыгы җитәкчесе Хәлил Хуҗин да катнашты анда. Шуңа да 57нче бистәдә яшәүчеләр, актанышбашлылар безнең җирлеккә чүп түкмәсеннәр иде. Чүплек ябылды, айдан артык ике трактор күмдерә, соңгы мәшәкатьләр күрелә. Шулай булса да, кизү торган вакытта, рейдлар барышында чүп китерүчеләр ачыклана. Аңларга теләмәүчеләр өчен административ чара да күрергә туры килер. Шундый ук беркетмә тыкрыкларга чүп, яисә пычрак су түгүчеләргә дә төзелә.

- Нилектән мондый фикергә килдегез?

Реклама

- Яз көне чүплектә ут чыгып, ул кураларга кабып, аздан гына авыл белән янып бетмәдек. Аннан соң, 2016 елның 1 гыйнварыннан лицензиясе булган оешмага гына чүп җыю рөхсәт ителәчәк, авыл җирлеге чүп җыюны оештыручы гына булып кала. Мамадыш, Мөслим, Кукмара, Тукай районнарында бу күптәннән шулай инде. Кемдер контейнерларга җыя. Без атнага бер көн - якшәмбе көнне, билгеле бер вакытта машина белән җыюны кулай санадык.

- 2015 ел - парклар һәм скверлар елы, сездә ниләр эшләнде?

- Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Иске Әлемдә - яңа һәйкәл сафка басты, Яңа Әлемдәгесенә капиталь төзекләндерү эшләдек. Юлларга ком түшәдек. Яңа Әлемдә ике урам, Иске Әлемдә бер урамны эшлисе калды. Моның өчен үзара салым акчасы бар. Урамнарыбызда розалар үсә, анысын беләсез инде. Елга, су буйларын укучылар, бюджет оешмаларында эшләүчеләр белән өмә ясап җыештырдык. Урам араларындагы тык-
рыкларны да, авыл халкы белән өмә ясап, тәртипкә китергәндә әйбәт булыр иде, дибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев