Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Чыршыларны рөхсәтсез кискәннәргә

Яңа елга да күп калмады. Димәк, аның төп бизәге булган чыршыны хәстәрләп, бизәргә вакыт. Күпләр ясалма агачларга өстенлек бирә. Шөкер, кибетләрдә аларның бүгенге көндә ниндие генә юк. Тик арада балта кайрап урман ягына караучылар да бар. ТР урманчылык министрлыгының матбугат үзәгендә 10 декабрьдән башлап Яңа ел бәйрәменә кадәр урман инспекторларының...

Яңа елга да күп калмады. Димәк, аның төп бизәге булган чыршыны хәстәрләп, бизәргә вакыт. Күпләр ясалма агачларга өстенлек бирә. Шөкер, кибетләрдә аларның бүгенге көндә ниндие генә юк. Тик арада балта кайрап урман ягына караучылар да бар.
ТР урманчылык министрлыгының матбугат үзәгендә 10 декабрьдән башлап Яңа ел бәйрәменә кадәр урман инспекторларының полицейскийлар белән парлап браконьерларны ачыклау рейдлары үткәрәчәген хәбәр итәләр.
Үз белдеге белән чыршы кисүчеләр өчен җитди штрафлар каралган. Рөхсәтсез кисүчегә 4 мең сум штраф түләү өстенә китерелгән зыянны да капларга туры киләчәк. Ә анысы киселгән агачның зурлыгына бәйле. Матди зыян күләме урманнарның категориясенә карап 1137сумнан 5586 сумга кадәр тәшкил итә. Мәсәлән, бер бәләкәй чыршы 1500 сумга, чыршы ботагы 100 сумга төшәчәк. Моннан тыш гаеплеләр административ (3000сумнан башлап), ә зыян зур булганда җинаять җаваплылыгына тартылачаклар.
Бәйрәмнәрегез күңелле үтсен.
Быел республиканың чыршы базарларында 20 меңгә якын чыршы һәм нарат сату планлаштырыла. Узган ел район җирлегендә 500гә якын урман гүзәле сатылган иде.
ТР "Россельхознадзор" идарәсенең фитосанитар күзәтчелек белгечләре хәбәр итүенчә, чыршы базарларында һәм ылыслыларны сату нокталарында рейдлар узачак. Төп максат - карантин авырулар белән зарарланган агачларны билгеләү һәм реализацияләүгә юл куймау. Шуңа күрә эшмәкәрләргә алдан фитосанитар белешмәләрне хәстәрләп куеп, Яңа елда сатып алучыларны зарарсыз һәм матур агачлар белән тәэмин итү киңәш ителә. Барлык сораулар буенча (843) 277-69-26 яки (8552) 77-21-27 телефоннары аша хәбәргә чыгарга була.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев