Актаныш районындагы Яңа Әлем урманында аю күргәннәр
“Әлем урманында аю күргәннәр!”- Әлеге хәбәр Актаныш районында яшәүчеләрнең ватсап төркеменнәрен күз ачып йомганчы урап чыкты.
Аю күрүче – райондашларга яхшы таныш фермер эшмәкәр Рәзиф Исламхуҗин.
Бүген иртә белән үзенә шалтыратып бу хәбәрнең дөреслеген сорадым.
- Әйе, кичә көтмәгәндә үземнең басу янында аю күрдем. Соңгы вакытта Әлем урманы янындагы басуга көнгә әллә ничә тапкыр менеп төшәм. Бирегә беренче кат чәчкән люцернам чыкмады, икенче кат чәчкән идем. Кичке 7.00 сәгатьләр тирәсендә машинамнан чыгып ураштырып йөргәндә бәләкәй урманга- Баланлы куак янына борылып карасам бер җанвар басып тора. Үз күземә ышанмыйча тордым- миңа арт аякларына баскан аю карап тора. Ачык көрән (коричневый) төстә, йоннары чуалып беткән, алай йоны рәсемнәрдәге кебек шома түгел. Башын өскә күтәреп пошкырып алды. Безнең ике арада 15-20 метр гына иде. Мин бернинди хәрәкәт тә ясамадым. Аю акрын гына борылды да кире урманга кереп китте. Үземнең куркыныч белән очрашуымны шунда гына аңладым, тиз генә машинага кереп утырдым.
- Аюның гәүдәсе зур идеме?
- Буе миннән әллә ни биек түгел иде кебек, каушап калгач, чамалап та булмады. Безнең Әлем урманында аю күргән кеше турында ишеткәнем юк иде, шуңа якыннарыма әлеге хәбәрне җиткердем.
Район аучылык җәмгыяте җитәкчесе Ильяс Галләмов Әлем урманнарына аюның килүе гаҗәп күренеш түгел ди.
-Кичә бу хәбәрне ишетү белән Әлем урманына, аю күренгән урынга бардым. Әмма миңа аны күрү бәхете тәтемәде. Әйе, безнең якларга да аюлар килә башлады. Аюлар Татарстанда арта, чөнки безнең республикада аю Кызыл китапка кертелгән ерткыч җанвар. Аюны үтерү закон тарафыннан тыела, атучы җинаять җаваплылыгына тартыла. Яшел Үзән, Мамадыш районнары урманнарында аюлар яшәвен беләбез. Ә безнең якларга аюлар Удмуртия ягыннан килә. Бу аюны да Кама аша йөзеп чыгып безнең урманнарга килеп җиткәндер дип фаразлыйм. Гадәттә, яшь аюлар кышкы йокыдан соң күченәләр.
Рәсми мәгълүматларга караганда, Татарстанда аюлар Әгерҗе, Алабуга, Кукмара, Мамадыш, Балык Бистәсе, Лаеш һәм Саба урманнарында еш очрый. Аларны яз ахыры һәм җәй айларында күрергә мөмкин. Рәсми теркәлгән аюлар саны Татарстанда 36га җиткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев