Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

«Чыршы — 2023» операциясе башлана

Оператив — профилактика чарасы 31 декабрьгә кадәр барачак. Әлеге мәгълүматне безгә Актаныш районы урманчылык участогы да составында булган Минзәлә урманчылыгы җитәкчесе Айрат Минһаҗев бирде.

— Бу чорда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре ылыслы агачларны законсыз кисүне булдырмау өчен урманнарга патрульлек оештыра.
Урман утыртмаларын зыян китергән, казып алган һәм законсыз кискән өчен гражданнарга — 3–4 мең сум, вазифаи затларга — 20–40 мең сум, юридик затларга 200–300 мең сум штраф каралган. Моннан тыш, хокук бозучы урманнарга китерелгән зыянны да капларга тиеш булачак. Бу сумма киселгән агач токымыннан, аның үсү урыннарыннан, урманнарны саклау категориясенә бәйле, диде Айрат Мирзанур улы.

Урман законнарын бозу фактлары турында урман сакчылыгына: +7(800)100-94-00, шулай ук ТР «Урман янгыннары үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенең төбәк диспетчерлык хезмәте телефоны буенча хәбәр итәргә була: +7(843)221-37-95.

Шул ук вакытта гражданнар урманнарда үз ихтыяҗлары өчен коры чыбык-чабыкны ирекле рәвештә җыя ала, дип искә төшерәләр ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында. Сүз штормнар, давыл яки күп итеп яуган кар нәтиҗәсендә сынып төшкән коры ботаклар яки агач кәүсәләре турында бара, әмма урман кисү эшләрен үткәрү урыннарында киселү калдыклары турында түгел. Корыган чыбык-чабыкны урмандагы утыртылган агачларны кисмичә кул ярдәмендә генә дә җыярга мөмкин, моның өчен балта һәм кул пычкылары кебек эш коралларын, җайланмаларын һәм механизмнарын кулланырга мөмкин.

— Бүгенге көндә Яңа ел чыршыларын әзерләү башлана гына, шуңа күрә урман саклау инспекторлары тарафыннан урман законнарын бозу очракларын ачыклау өчен аларны хәзерләү урыннарында көчәйтелгән тикшерү эшләре бара, ди районыбызның баш урманчысы Әгъзәп Әхмәтгалиев. 

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» закон нигезендә, һәр сатып алучы Яңа ел продукциясен сатып алганда сатучыдан товарның легальлеген раслаучы документ таләп итәргә хокуклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев