Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

ЭКОяз-2024: Пучы балалар иҗат үзәгенең «Табигать сакчылары» командасы республикакүләм экологик бәйгедә катнаша

1 апрельдән Татарстан Республикасында санитар-экологик икеайлык башланды. Ул 1 апрельдән 31 майга кадәр дәвам итә.

Санитар-экологик икеайлык белән бергә ТР экология һәм табигать ресурслары министрлыгының 1 апрельдән «Экояз 2023» республика акциясе старт алды.

Акциянең төп максаты-республикада иң яхшы иҗтимагый экологик инициативаларны һәм чисталык өчен актив көрәшчеләрне ачыклау. Акция ике этапта узачак: район (1 апрельдән 12 майга кадәр) һәм республика (13 майдан 31 майга кадәр). Конкурс нәтиҗәләре буенча «Иң яхшы балалар бакчасы», «Иң яхшы мәктәп», «Иң яхшы гаилә», «Иң яхшы экоишегалды» һәм «Иң яхшы муниципаль берәмлек» номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнәчәк.

Актаныш районың Пучы балалар иҗат үзәге каршында эшләп килүче  "Табигать сакчылары" командасы да экологик чарада актив катнаша. Егетләр һәм кызлар республикакүләм "Эквест-2024" экологик бәйгесендә көчләрен сыный.

Команда үзенең ике айлык эшчәнлеген  #БудетчистовТатарстане; #ЗеленаякомандаБЧ; #ЭКОкультураБЧ; #ЭКВЕСТ24 хештеглары белән интернет челтәрендә яктыртып барачак. Укучыларга уңышлар телибез!

https://vk.com/e.ildarovna08?w=wall251016008_1176%2Fall

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев