Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

"Экология" милли проекты кысаларында Татарстанда 448,7 кг ылыслы агач орлыгы әзерләнгән

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре әйтүенчә, 2022 ел башыннан барлыгы 448,7 кг орлык җыелган, бу 378,7 кг нарат, 65 кг чыршы һәм 5 кг карагай агачының орлыгы дигән сүз. 

              Республиканың Арча, Мамадыш, Саба һәм Минзәлә урманчылыклары орлык әзерләүдә лидерлар:

            - Орлыкларның бер өлеше Татарстан Республикасының Урман саклау үзәгендә тикшерелә", - дип аңлатма бирде Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизар Зарипов,-  Орлык җыю - "Экология" милли проектында "Татарстан Республикасында урманнарны саклау" региональ проектының өстәмә күрсәткече. Гомумән алганда, быел ким дигәндә 11 455 килограмм орлык әзерләргә кирәк. Күпчелек орлыкны 2022 елның икенче яртыеллыгында җыеп алырга планлаштырабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев